Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Интернет – озын гомер” пенсионерлар өчен

Лаеш пенсионерларының беренче төркеме февраль уртасында "Интернет - озын гомер" мәктәбенә компьютер белеме алу өчен җыелды.

Республика программасы кысаларында мәшгульлек үзәге оештырган бушлай курсларга әби һәм бабайларны тормыштан артта калмас өчен компьютер үзләштерү теләге китерде. "Өченче яшьтәге" 13 кешелек төркем Лаешның икенче мәктәбендә компьютер грамотасына өйрәнә. 72 сәгать эчендә пенсионерлар киң таралган программаларда эшләргә һәм интернеттан файдаланырга өйрәнәчәкләр. Аларга бу эштә мәктәп балаларына информатика фәнен укытучылар ярдәм итәчәк.

Мәшгульлек үзәге районда 87 кеше укытуны финанслый. Уку йортлары белән төзелгән килешүләргә ярашлы төстә үзәк бер кешегә 1100 сум исәбеннән акча түли. Курсларга йөрүчеләрдән бары бер нәрсә таләп ителә - укытучыны игътибар белән тыңлау һәм дәресләр калдырмау. Шулай итеп алар бакча эшләре башланганчы үз тормышларын кызыклырак итү өчен җитмәгән белемнәр алачаклар.

"Миңа мәсәлән, Бөтендөнья челтәренә чыгу якын чит илләрдә яшәүче туганнарым белән аралашу өчен кирәк", - дип сөйли "Радуга" балалар бакчасының элекке мөдире Татьяна Никиткова. "Бу техниканың мөмкинлекләре зур, - дип аңа кушылалар төркемдәшләре. - Балалар, оныклар, дуслар белән аралашу, коммуналь хезмәтләргә түләү, табибка язылу... Интернет яшәешебезнең барлык өлкәләрен колачлый."

"Интернетлашу" үзе каршы килгәндә кул кушырып утыру хата булыр. Һәм пенсионерлар бу процесска кушылалар. Пенсиягә чыккач тормыш башлана гына, - дип юкка әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет пенсионерлар