Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Истәлекле очрашу

24 нче февраль көнне Пәрәү урта мәктәбе укучылары якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән"Шушы яктан, шушы туфрактан ул!" дигән тема астында очрашу кичәсе уздырдылар.Кичәгә кунак булып районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчәләре килде. Укучылар И.Иксанованың тормышы һәм иҗаты турында бик күп мәгълүматлар алдылар. Илсөяр Иксанова башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр...

24 нче февраль көнне Пәрәү урта мәктәбе укучылары якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән"Шушы яктан, шушы туфрактан ул!" дигән тема астында очрашу кичәсе уздырдылар.Кичәгә кунак булып районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчәләре килде. Укучылар И.Иксанованың тормышы һәм иҗаты турында бик күп мәгълүматлар алдылар.

Илсөяр Иксанова башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Студент елларында М.Мәһдиев җитәкләгән "Әллүки" әдәби түгәрәгенә йөри, иҗат эше белән шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугатта еш күренә. "Ышанасы килә" исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1991 нче елда басыла. 1999 нчы елда "Кышкы канәферләр", 2003 нче елда "Син - язган язмышым" 2008 нче елда "Кырык кыл" китаплары дөнья күрә. Шигырьләренең төп темасы кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар белән бәйле. И.Иксанова үзенең шигырьләре белән һәркемне яшьлеккә кайтара,мәхәббәтнең чын әрнүе белән сыкрый.

Туган авыл, туган як темасы-язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Илсөяр Иксанованың шигырьләрендә дә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.Туган ягына багышлап язылган шигырьләрне 5 нче сыйныф укучылары Гарипова Айзилә, Гайфетдинов Илсаф, Гумерова Аделина бик матур итеп сөйләделәр.

Илсөяр Иксанованың һәрбер шигыреннән ниндидер серле - сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. "Калдырма" дигән шигыренә язылган җырны Имәнкискә урта мәктәбенең татар теле укытучысы Җиһаншина Гүзәл башкаруында тыңлау кичәнең барышына ямь өстәде.

Илсөяр Иксанованың шигырьләрен 10 нчы сыйныф укучылары Галиева Румия, Әхтәмов Данияр, Хамматов Марат, 9 нчы сыйныфтан Шәйдуллина Гөлназ, 8 нче сыйныфтан Хәмидуллина Илүзә, 6 нчы сыйныф укучылары Зәйнуллина Алинә, Алиева Гөлинә һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп сөйләделәр. Кичәдә автор сүзләренә язылган җырлар тыңланды. 10 нчы һәм 11нче сыйныф укучылары башкаруында халкыбызның"Кондырак болыннары"уены, 8 нче сыйныф укучысы Бәдретдинова Гөлүсә башкаруында "Башкорт халык биюе", 10-11нче сыйныфларның "Татар яшьләре биюе" бар тамашачыны да таң калдырды.

Очрашуның иң истәлекле мизгеле - авторның зал белән аралашуы, шигырьләрен сөйләве булды.Менә 5 ел инде ул җаваплы эштә. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелеге белән берлектә татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати -популяр "Түгәрәк уен» журналының баш редакторы. Бу журналны Татарстанда гына түгел , илебезнең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә дә укыйлар, файдаланалар һәм "Түгәрәк уен"татар фольклоры фестивале халкыбызның төрле этник төркемнәрен берләштереп тора.

Бу кичә һәрберебез күңелендә озак еллар якты хәтирәләр булып сакланыр. Илсөяр ханымның иҗат чишмәсе саекмасын,безне, яраткан укучыларын, үзенең матур шигырьләре, хикәяләре белән сөендереп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined