Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!“

"Бердәм Россия" партиясе республика бүлегенең сайлау алды кампаниясе кысаларында "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы үтә. Төрле дәрәҗә депутатлар, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, районнарның башкарма хакимиятләре вәкилләре бер команда составында иң зур шәһәр һәм авыл мәйданчыкларында республика халкы белән очрашалар. Светлана ПЕТРОВА Автор фотосы Мондый очрашуларның максаты - төбәк үсешенең...

"Бердәм Россия" партиясе республика бүлегенең сайлау алды кампаниясе кысаларында "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы үтә. Төрле дәрәҗә депутатлар, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, районнарның башкарма хакимиятләре вәкилләре бер команда составында иң зур шәһәр һәм авыл мәйданчыкларында республика халкы белән очрашалар.

Светлана ПЕТРОВА

Автор фотосы

Мондый очрашуларның максаты - төбәк үсешенең актуаль темаларын карап тикшерү, бергәләп киләчәккә бурычлар билгеләү. Лаешка "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" сайлау алды эстафетасы брендлы автобуста Республика көне алдыннан килде. Фото һәм телекамералар объективлары каршында (вакыйганы яктыртырга Россия һәм республика ММЧ хәбәрчеләре килгән иде) Лаеш районы башлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев Татарстан командасы әгъзаларын тәкъдим итте. Ул эстафетаның РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга һәм сайлаучыларга ачык форматта аралашу өчен мөмкин булган барлык мөмкинлекләрне бирүен аерым билгеләде.

-Безнең район республика белән бергә эзлекле төстә яшәү һәм бизнес алып бару өчен кызыктыргыч булган тотрыклы үсешкә ирешә бара, - диде Михаил Павлович. - Дәүләт Думасында безнең мәнфәгатьләрне лаеклы төстә тәкъдим итәчәк һәм яклаячак фикердәш депутатлар командасын сайлау мөһим.

РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатлыгына кандидатлар Марат Гаделшин һәм РФ Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ирек Богуславский лаешлылар белән якыннан аралаша алды.

Шәһәр советының яшь депутаты Александр Портнов яшьләрне дә, шәһәр һәм районның бар кешесен дә сайлауларда татарстанлыларның көчле командасын якларга чакырды.

Булачак халык ышанычлыларына наказлар һәм йөкләмәләр күп булды. Лаешлылар партиялеләргә йөкләгән төп тема - Боз сарае мәсьәләсен хәл итүне тизләтү. Лаеш малайлары хоккей ярата. Әмма аларның тренировка сезоны бары тик өч ай гына дәвам итә, чөнки алар белем бирү учреждениеләренең ачык мәйданчыкларында шөгыльләнәләр. Спорт яратучылар бердәмроссиялеләр командасына районда стадион төзү буенча эшләүне дә йөкләделәр.

Ирина Бандурова кечкенә авылларда яшәүчеләр исеменнән "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" акциясендә катнашучыларга халкы 125 кешедән азрак булган авылларга бару юллары төзү кирәклеге турында наказны җиткерде.

Партия командасы лаешлылар наказларын язып алды һәм сайлаучыларга мөрәҗәгатьләрендә Лаеш районының республика муниципалитетлары рейтингында лаеклы урында торуын аерым билгеләде. Саубуллашканда "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы делегациясе районда яшәүчеләргә алга таба үсүдә уңышлар теләде һәм барысын да мөһим сәяси кампаниядә - РФ Дәүләт Думасына сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев