Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күңелдәге иман белән

Изге эштә һәрчак ярдәмчеләр табыла Кече Елга авылындагы "Хафизулла" мәчете имамы Җантаһир Вәлиуллин нәкъ шушы кагыйдәгә таяна. -Кече Елга мәчете имамы булып мин 2013 елдан эшлим, - дип сөйли Җантаһир Кәрим улы. - Ул вакытта бина нык тузган һәм аның тышкы күренеше ямьсез иде. Аны 25 ел элек төзегәннәр һәм...

Изге эштә һәрчак ярдәмчеләр табыла

Кече Елга авылындагы "Хафизулла" мәчете имамы Җантаһир Вәлиуллин нәкъ шушы кагыйдәгә таяна.

-Кече Елга мәчете имамы булып мин 2013 елдан эшлим, - дип сөйли Җантаһир Кәрим улы. - Ул вакытта бина нык тузган һәм аның тышкы күренеше ямьсез иде. Аны 25 ел элек төзегәннәр һәм ул мораль яктан искергән. Безнең авылда хәтта советлар вакытында да мөселман традицияләре сакланды, шуңа күрә мәхәллә кешеләренә яхшылык эшлисе: бинаны төзекләндерәсе килде. Мин өлкән яшьтәгеләр белән киңәштем дә ремонт үткәрергә булдым.

Эш фронты кечкенә булмый: мәчет капиталь ремонтка гына түгел, ә тулы реставрациягә мохтаҗ була. Авыл кешеләре, меценатлар катнашу таләп ителә. Һәм ярдәм килә.

-Без эшне намаз уку залы эчендәге кирпеч киртәне алудан башладык, - ди Җантаһир Кәрим улы. - Бу аның мәйданын ике тапкырга арттыру мөмкинлеге бирде. Хәзер залга 200 гә кадәр кеше сыя. Без шулай ук идән һәм стеналарны тигезләдек, аларны яңа вагонка такта белән тышладык. Ләкин иң мөһиме җылылык керттек һәм яңа казан урнаштырдык. Хәзер монда елның теләсә кайсы вакытында җылы. Җылылык урамга чыкмасын өчен иске тәрәзәләрне пластикка алыштырдык. Шул ук вакытта сигнализация урнаштырдык, запас чыгу урыннары булдырдык. Бина заманча гына түгел, ә имингә дә әйләнде.

Имам сүзләре буенча, барлык эшләр Кече Елга кешеләре тарафыннан башкарылган. Кешеләр ирекле төстә кулдан килгәнчә булышканнар, үз вакытларын изге эшкә сарыф иткәннәр. Битараф булмаган авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы һәм Аллаһы ярдәме белән планлаштырылган эшләрне көзгә кадәр, һава торышы җылы чакта тәмамларга өлгергәннәр.

-2014 елда тышкы ремонт белән шөгыльләндек, - дип дәвам итә Җантаһир Вәлиуллин. - Мәхәллә кешеләре үз көчләре белән түбәне яңадан яптылар, манараны яңадан төзеделәр һәм яңа керү бүлмәсе ясадылар. Тыштан бинаны сайдинг белән тышладылар. Моннан тыш, канализация үткәрделәр. Бездә кешеләр эшчән, хезмәт сөючән. Ял көннәрендә безгә булышу өчен Казаннан махсус кайтып йөрделәр. Шуңа күрә эш тә алга барды.

Меценатлар да табыла. Зариповлар гаиләсе намаз уку залы өчен келәмнәр бүләк итә, төзелеш материаллары сатып алырга булыша, ә бертуган Гафур, Илдар һәм Нурисламнар ремонтта үзләре дә катнаша.

"Хафизулла" мәчетен реконструкцияләүдә хакимият тә булыша. Кече Елга авыл җирлеге җитәкчелеге кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Район башлыгы Михаил Афанасьев түбә ябу материаллары сатып алуны финанслый. Гыйбадәт йортына кадәр асфальт юл һәм аның белән янәшә машина кую урыны салуга акчаны да ул бүлеп бирә.

-Койма тотасы гына калды, - Җантаһир Кәрим улы киләчәккә планнары белән уртаклаша. - Бәлки быел ук өлгерербез. Ә киләсе елга керү урынында бакча ясарбыз.

Мәчет чыннан да купшы күренә. Авыл кешеләре аны җирле истәлекле урын дип саный һәм реконструкцияләүдә ярдәм иткән барысына рәхмәт белдерәләр.

-Җомга намазына 100 дән артык кеше килә, яшьләр күп, - дип сөйләвен дәвам итә имам. - Ә беренче октябрьдән мәдрәсә эшли башлаячак. Дүрт төркем җыячакбыз, шул исәптән балалар һәм хатын-кызларныкын да. Барлык мөгаллимнәр җирле кешеләр, әмма ТР мөселманнарының диния нәзарәте сертификатлары бар. Шулай булгач, без ата-бабаларыбыз традицияләрен саклыйбыз һәм дәвам итәбез.

Җантаһир Вәлиуллин: без ата-бабалар традицияләрен саклыйбыз һәм дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев