Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күңелле җыр белән дәваладылар

Бу көннәрдә Лаеш үзәк хастаханәсе пациентлары медикаментоз терапиягә өстәмә төстә яхшы кәеф сыйфатында дәва алдылар. Игелек һәм хөрмәт көнендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авыруларны һәм терелеп килүчеләрне күңелле җыр һәм дәртле биюләр белән дәваладылар. Терапия бүлеге коридорында узган хәйрия концертына Лаеш тамашачылары белә һәм ярата торган иң яхшы музыкантлар, рус һәм...

Бу көннәрдә Лаеш үзәк хастаханәсе пациентлары медикаментоз терапиягә өстәмә төстә яхшы кәеф сыйфатында дәва алдылар.

Игелек һәм хөрмәт көнендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авыруларны һәм терелеп килүчеләрне күңелле җыр һәм дәртле биюләр белән дәваладылар. Терапия бүлеге коридорында узган хәйрия концертына Лаеш тамашачылары белә һәм ярата торган иң яхшы музыкантлар, рус һәм татар җырлары һәм романслары башкаручылар җәлеп ителде. Болар - Мөнир Насыйбуллин, Вәсимә Хәкимова, Роза Фатыйхова, Елена Карандина, Елена Садовникова, Надежда Шастина һәм Вера Баннова. Инъекцияләр һәм таблеткалар белән бергә мәдәни-күңел ачу программасы яхшы нәтиҗә бирде. Ул елмаюлар, яхшы кәеф буенча да, тамашачылар артистларга бүләк иткән алкышлар буенча да сизелә иде.

Игелек һәм хөрмәт көнендә район хастаханәсендә хөрмәтләнгән сәламәтлек саклау ветераннары да хәйрия концертын бик яратып карадылар. Тамашачылар фикере буенча, мондый игътибар һәм киң күңеллелек бик кыйммәт тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined