Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Коррупция белән бергәләп кенә көрәшергә мөмкин

Коррупция - күгәрек кебек җәмгыятьне җимерүче социаль явызлык. Аның төрләре күп: ришвәтчелек, җәмәгать куллануы өчен билгеләнгән товар һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, кода-кодагыйлык һәм башкалар. Безнең районда әлеге тискәре күренеш белән көрәшү өчен нинди эш үткәрелү турында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова белән сөйләшәбез. -Зарина Дамировна,...

Коррупция - күгәрек кебек җәмгыятьне җимерүче социаль явызлык. Аның төрләре күп: ришвәтчелек, җәмәгать куллануы өчен билгеләнгән товар һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, кода-кодагыйлык һәм башкалар.

Безнең районда әлеге тискәре күренеш белән көрәшү өчен нинди эш үткәрелү турында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова белән сөйләшәбез.

-Зарина Дамировна, Сезнең эшегез һәм башлык каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия эшчәнлеге гомумән район газетасында киң яктыртыла. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге социаль явызлыкның тамырын корыту өчен барысы да эшләнәме?

-Коррупциягә каршы көрәш буенча эш комплекслы характерда һәм бары тик коррупцион күренешләрне ачыклау, кисәтү һәм профилактикалауга юнәлтелгән уртак көч белән генә районда коррупция дәрәҗәсен киметергә мөмкин. Күп нәрсә эшләнә, әмма файдаланмаган резервлар да күп әле.

Районда бу юнәлештәге хәл һәм район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге турында районның интернет-сайтында "Противодействие коррупции" бүлегендә танышырга мөмкин.

-Безнең районда коррупция, хезмәт вазыйфасыннан явызларча файдалану һәм башка коррупцион хокук бозулар турында хәбәр итәрлек ышаныч телефоны бармы?

-Әйе, әлбәттә. Әлеге хокук бозулар турында эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр 8 (84378) 2-48-56 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин. Ышаныч телефоны аша хәбәр кабул итүче затлар алынган мәгълүматларның конфиденциальлеген саклау өчен шәхси җаваплылык алалар.

Халык безгә һәм хокук саклаучы органнарга күбрәк ышанса һәм коррупция фактлары турында хәбәр итсә, шул исәптән ышаныч телефонына, коррупция белән көрәш нәтиҗәлерәк булыр иде дип уйлыйм.

-Ришвәт алган өчен кем җинаять җаваплылыгына тартыла ала?

-Ришвәт алучы булып бары тик вазифаи зат кына санала: дәүләт учреждениесе, хокук саклау органы, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, судья, прокурор, тикшерүче яки оештыру-эш йөртү яки административ-хуҗалык функцияләре үтәүчеләр. Мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль органның, ЖЭКның финанс бүлекчәсе начальнигы, дәүләт эксперт, чакырылыш һәм имтихан комиссиясе әгъзалары, мәктәп директоры яки директор урынбасары.

-Әгәр аларны ришвәт алырга өндиләр икән, чиновникларга нәрсә эшләргә?

-Инструкциягә ярашлы төстә, әлеге кешегә аның гамәлләренең административ хокук бозу яки җинаять буларак бәяләнергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк. Әгәр ул хезмәткәрне коррупцион хокук бозуга күндерә икән, хезмәткәр бу турыда җитәкчегә, прокуратура яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә тиеш.

-Безнең районда коррупция белән очрашкан кешеләр кая мөрәҗәгать итә алалар?

-Телдән дә, язма рәвештә дә 8 (84378) 2-55-49 телефоны аша район прокуратурасына, 8 (84378) 2-55-41 телефоны аша Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегенә, шулай ук ышаныч телефонына яки район сайтына интернет-кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә була. Район Советының административ бинасында һәм Лаеш шәһәренең "Универмаг" кибете бинасында коррупция мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен махсус тартмалар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево антикоррупция