Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Коррупция белән көрәш бер урында тормый

Лаеш район Советының кече залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Киңәшмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев җитәкчелек итте. Утырыш Россиядә һәм Татарстанда коррупциягә каршы көрәш турында мини-фильм караудан башланды. Коррупцияне кисәтү һәм аңа киртә кую буенча эшнең торышы турында доклад белән РФ ЭЭМның Лаеш районы...

Лаеш район Советының кече залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.

Киңәшмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев җитәкчелек итте. Утырыш Россиядә һәм Татарстанда коррупциягә каршы көрәш турында мини-фильм караудан башланды.

Коррупцияне кисәтү һәм аңа киртә кую буенча эшнең торышы турында доклад белән РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев чыгыш ясады. 2016 елда районда коррупция юнәлешендәге 23 вазифаи җинаять кылынган, шул исәптән ришвәт бирү, алдау һәм башкалар.

Коррупцияне кисәтү һәм аңа киртә кую буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге һәм ачыкланган коррупция фактлары турында район прокуроры Дмитрий Белянин чыгыш ясады. Ул ришвәтчелек һәм бюджет акчаларын максатчан кулланмау белән яхшырак көрәшү өчен җинаять эшләрен тикшерү сыйфатын күтәрү кирәклеген билгеләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин комиссия әгъзаларына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында сөйләде. Лаеш районының күп функцияле үзәкләрендә 56 дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтәләр, быел 19 меңнән артык гариза бирелгән.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү барышында коррупция белән көрәш турындагы законнар үтәлешен контрольдә тоту белән монда җыелганнарны ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев таныштырды.

Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Рябинин чыгышы торак-коммуналь хуҗалыкка керүче бюджет акчаларын һәм халык түләүләрен, шул исәптән капиталь һәм агымдагы ремонтка бүленгәннәрен дә, рациональ файдалануга багышланган иде. Төп казанышлары дип ул ТКХ хезмәтләре күрсәтүдә арадашчылардан котылуны һәм күпквартирлы йортларда индивидуаль җылыту казаннарына күчүне атады. Бу чаралар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бюджет акчаларын экономиялерәк тоту мөмкинлеге бирде.

Коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы турында сөйләде.

Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе карары проектын кабул итү киңәшмәнең нәтиҗәсе булды. Аны бертавыштан кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев