Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәктәп укучылары олимпиадасы старт ала.

2016 елның 1 сентябрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашу өчен укучыларны теркәү башланды. Олимпиада өч этапта үтәчәк. Беренче этапта (13 сентябрьдән 17 сенә кадәр) катнашучылар дистанцион төстә тест биремнәрен башкаралар. Икенче этапта (26 сентябрьдән 30ына кадәр) балаларга иҗади бирем тәкъдим итәләр - билгеле бер тематикага эссе. Ул читтән...

2016 елның 1 сентябрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашу өчен укучыларны теркәү башланды.

Олимпиада өч этапта үтәчәк. Беренче этапта (13 сентябрьдән 17 сенә кадәр) катнашучылар дистанцион төстә тест биремнәрен башкаралар. Икенче этапта (26 сентябрьдән 30ына кадәр) балаларга иҗади бирем тәкъдим итәләр - билгеле бер тематикага эссе. Ул читтән торып башкарыла. Урында үткәрелә торган йомгаклау этабы 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Ул ике турдан тора: язма формада тест үтү һәм билетлар буенча телдән сорау-җавап формасында конкурсантлар белән әңгәмә.

Конкурсантлар бүгеннән әзерләнә башлый ала. "Кулланучылар белемнәре нигезләре" интерактив өйрәнү программасы www.tatzpp.ru сайтында урнаштырылган. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәреңне күрсәтелгән сайтта бирелгән "Яшь кулланучы мәктәбе" бүлегендә дә тикшерергә мөмкин.

Олимпиадада 2016 елның 1 сентябреннән 7сенә кадәр срокта www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Җиңүче һәм призерлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Олимпиада турында тулырак мәгълүмат, катнашу шартлары белән www.tatzpp.ru сайтында танышырга була.

Олимпиадага әзерләнү белән бәйле сорауларга җавапларны сез 8 (843) 277-94-96, 570-68-93 телефоннары аша ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать итеп ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Лаишево