Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кулыңны замана пульсында тот Кулыңны замана пульсында тот

Хөрмәтле газета укучылар! "Кама ягы" район газетасына 2016 елның икенче ярты еллыгы өчен язылу дәвам итә. Сез безнең газетада гына Лаеш районының мөһим вакыйгалары һәм яңалыклары турында тулы мәгълүмат ала аласыз. Шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә гамәлгә ашырылучы яңа төзелешләр һәм бизнес-проектлар турында мәкаләләр, басулар һәм бәйрәмнәрдән репортажлар, җәмгыятьнең бар...

Хөрмәтле газета укучылар!

"Кама ягы" район газетасына 2016 елның икенче ярты еллыгы өчен язылу дәвам итә. Сез безнең газетада гына Лаеш районының мөһим вакыйгалары һәм яңалыклары турында тулы мәгълүмат ала аласыз.

Шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә гамәлгә ашырылучы яңа төзелешләр һәм бизнес-проектлар турында мәкаләләр, басулар һәм бәйрәмнәрдән репортажлар, җәмгыятьнең бар тармакларындагы казанышлар, спортчыларыбыз җиңүләре, педагоглар һәм укучылар, артистлар уңышлары турында хикәяләр - бу темалар район газетасы битләрендә чагылыш таба. Без яңа кызыклы рубрикалар астында материаллар бастырабыз. "Безнекеләрне бел", "Закон һәм хокук тәртибе", "Мәдәният", "Синең кешеләрең, Лаеш ягы" һәм башка рубрикалар халык арасында популярлык казанды. Газета хәбәрчеләре - авыл җирлекләрендә, район тантаналарында, хезмәт ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар йортларында еш кунаклар. Газета полосаларында реклама һәм белдерүләргә, котлаулар һәм рәхмәтләргә, укучылар хатларына да урын бар. Бер сүз белән әйткәндә, иң беренче куллардан яңа хәбәрләр.

Жители Лаишевского района, держите руку на пульсе времени

Кулыгызны замана пульсында тотыгыз! Безнең газетага язылырга ашыгыгыз: икенче яртыеллык өчен язылу кампаниясе төгәлләнергә өч атна калды. Районның почта бүлекләрендә һәркем языла ала. Альтернатив язылу рәсмиләштерергә редакциягә һәм альтернатив язылу пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясендә катнашыгыз.

"Кама ягы" һәм "Камская новь"ка язылу бәясе - почта китергәндә 612 сум, альтернатив язылу - 306 сум тора.

Игътибар: акция! 10 июньнән 17 сенә кадәр язылган һәркем призлар уйнатуда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район