Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш гимназистлары хезмәт ветераны янына бардылар

Укытучы һәм Остаз елында педагогик хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирелә.

Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары хезмәт ветераны Лариса Александровна Храмовага килделәр. Лариса Александровна балаларга үз тормышы, үз гаиләсе, гимназия педагоглары турында сөйләде. Балалар уку йортының тарихын белделәр. Ул шулай ук балаларга бу мәктәптә төрле елларда укыткан укытучыларга багышланган фотоальбомнар күрсәтте. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы укытучылар турында  да фотоальбомы  бар.

Лариса Александровна 1960 елда Лаеш урта мәктәбендә эшли башлый, анда 41 ел химия һәм биология укытучысы булып эшли, шул исәптән 23 ел укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары була.

Фото: Лаеш тәрбиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Укытучы һәм Остаз елы хезмәт ветераннары