Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы эзләүчеләре һәлак булган кызыл армияченең исемен ачыклаган

Новгород өлкәсеннән «Карлы десант» җыелма эзләү отрядында катнашучылар кайтты.

Эзләү отряды составына Столбище, Олы Кабан, Рождествено мәктәпләре һәм  Усады «Сәламәт буын» лицее укытучылары һәм укучылары керә. Безнең эзләүчеләр 1942 елда икенче удар армия һәлак булган урынга бардылар. Бу урыннарда 81 ел элек армиянең «Отвага» газетасы хәбәрчесе - Советлар Союзы Герое бөек татар шагыйре Муса Җәлил  хезмәт итә һәм әсирлеккә эләгә.

Экспедиция вакытында Кызыл Армиянең 17 сугышчысы һәм командирларның мәетләре табыла һәм туганнар каберлегендә җирләнә. Эзләүчеләр өч үлем медальонын тапканнар, шуларның берсен укып та буды. Алар Алтай ягында туган 1917 елгы Дмитрий Никитович Семеновның документларын табалар. Икенче медальон экспертизада. Хәзерге вакытта һәлак булган солдатның туганнарын эзләү бара.

Фото: Лаеш тәрбиясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш районы эзләүчеләре «Карлы десант» җыелма эзләү отряды