Лаеш районы имамлары Сокурыда җыелды
Сокурыдагы “Юлчы” мәчетендә чираттагы җыелыш узды.
Очрашуда алар изге Рамазан аена йомгак ясадылар. Алар шулай ук зиратларны җыештыру, аларны тәртипкә китерү турында сөйләштеләр.
Районның аксакаллар Советы рәисе Зәмир хәзрәт мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында хәләл туклану турында доклад белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2023 елның 29 мартындагы РФ Хөкүмәтенең карары нигезендә халык туклануының төбәк, милләт, конфессиональ һәм җирле үзенчәлекләре нигезендә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү балаларының туклану шартларын үзгәртергә мөмкин.
Шулай ук имамнарны күптән түгел “Юлчы” мәчетендә ачылган Татарстанның рәсми хаҗ-операторы “ТР мөселманнары Диния нәзарәте” вәкиллеге эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Фото: Лаеш мөхтәсибәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев