Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы КФҮ дә “Үлемсез полк” өчен фотосурәт бастырып чыгарырга мөмкин

Хезмәт бөтенләй бушлай.

Лаеш районы халкы һәм кунаклары 6 майга кадәр “Үлемсез полк йөреше өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастыра ала. Аларга Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 55А йорт адресы буенча урнашкан «Мои документы» КФҮ ге белгечләре ярдәм итәчәк.

Рәсемнәр бастырылган һәм электрон форматта кабул ителә. Кирәк булганда фотоларны сканерлыйлар һәм рамканы А4 форматында ясыйлар.

«Үлемсез полк» өчен фотоларны ел дәвамында теләсә кайсы көнне бастырып чыгарырга мөмкин. Май аенда ихтыяҗ арта. Төсле рәсемнәр алырга теләүчеләргә алдан мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Төсле фотоны биш көн эчендә бастыралар. Кара-ак фотоны мөрәҗәгать иткәннән соң ук алырга мөмкин, дип хәбәр ителә «Мои документы»сайтында.

"Барлык филиалларда да түгел, ә республикада 61 филиалда, мөрәҗәгать итү көнендә төсле фотоны бастыру өчен техник мөмкинлек бар. Әзер фотоны заказ урынына китерү биш эш көненә кадәр сузылырга мөмкин», - дип аңлатты ТР КФҮ ДБУ директоры Ленара Мөзаффарова.

Исегезгә төшерәбез, “Мои документы” офислары 7, 8 һәм 9 майда эшләмәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Үлемсез полк йөреше Лаеш районы КФҮ