Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш студентлары арасында наркотиклар куллануны профилактикалау алып барыла

Лаеш техник-икътисад техникумы “Россия балалары-2023” Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенә кушылды.

Техникумда операциянең беренче чарасы -“Россия балалары-2023” сыйныф сәгате булды.

Ул наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинага карамаган куллануны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Шулай итеп, оештыручылар халыкның наркотиклар куллану нәтиҗәләре һәм Россия Федерациясе законнары белән аларның законсыз әйләнеше өчен каралган җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга омтыла. Шулай ук районның мәгариф учреждениеләрендә “Россия балалары-2023” операциясе кысаларында түгәрәк өстәлләр, тренинглар, видео-лекторийлар һәм интерактивлар үткәреләчәк.

Фото: Лаеш техникумы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика Лаеш районы Лаеш техник-икътисад техникумы