Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында мобиль җәмәгать кабул итүе эшли

Бүген "Бердәм Россия" мобиль җәмәгать кабул итүе вәкилләре Лаеш районында яшәүчеләрнең теләк һәм тәкъдимнәрен тыңлыйлар. Гражданнар белән очрашулар маршруты түбәндәгечә билгеләнгән: 10 сәгатьтә теләге булганнарны кабул итү Сокурыда башлана, 13 сәгатьтә - Каипыда, 15.30да - Пәрәүдә. Район кешеләреннән җыелган теләкләр һәм тәкъдимнәр РФ Дәүләт Думасының булачак депутатлары эше һәм закон...

Бүген "Бердәм Россия" мобиль җәмәгать кабул итүе вәкилләре Лаеш районында яшәүчеләрнең теләк һәм тәкъдимнәрен тыңлыйлар.

Гражданнар белән очрашулар маршруты түбәндәгечә билгеләнгән: 10 сәгатьтә теләге булганнарны кабул итү Сокурыда башлана, 13 сәгатьтә - Каипыда, 15.30да - Пәрәүдә. Район кешеләреннән җыелган теләкләр һәм тәкъдимнәр РФ Дәүләт Думасының булачак депутатлары эше һәм закон чыгару эшчәнлеге нигезенә салыначак.

Мобиль җәмәгать кабул итүе республиканың күп кенә торак пунктларында булды. Татарстанлыларны, нигездә, ТКХ, юл хуҗалыгы өлкәләре, "сугыш чоры балалары" статусы һәм башкалар борчый. Мобиль төркемнәрнең урынга чыгуы 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район