Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның йөзе үзгәрә

Шәһәребез көннән-көн матурлана. Төзекләндерү эшләренең кызган чагы җәйгә туры килә - бу максатлар өчен бик тә уңай вакыт. Төзүчеләрнең маршрутлары "багана" буенча гына, магистраль юнәлештә генә түгел, ә квартал эчендәге территорияләр аша да үтә. Иске, тузган корылмалар сүтелә (мәсәлән, автовокзал районындагы гаражлар һәм сарайлар). Алар урынына зур күләмле агачлар утыртыла....

Шәһәребез көннән-көн матурлана. Төзекләндерү эшләренең кызган чагы җәйгә туры килә - бу максатлар өчен бик тә уңай вакыт.

Төзүчеләрнең маршрутлары "багана" буенча гына, магистраль юнәлештә генә түгел, ә квартал эчендәге территорияләр аша да үтә. Иске, тузган корылмалар сүтелә (мәсәлән, автовокзал районындагы гаражлар һәм сарайлар). Алар урынына зур күләмле агачлар утыртыла. Яшәүчеләр күз алдында башка урыннардан күчереп утыртылган агачлардан аллеялар барлыкка килә, аларны карап торалар, су сибү оештырылган. Тротуарларны һәм юл капламын үзгәртү, яңгыр суларын җыю корылмаларын үзгәртеп кору буенча зур эш бара.

Биектә буяучыларның да эшләре күп. Лебедева урамындагы йортларның алгы яклары матур төсләр белән бизәлә. Саклык банкы тирәсендәге, шәһәрнең башка урыннарындагы күп катлы йортлар да күзгә ятышлы төскә керә. Төзекләндерү эшләрендә монда яшәүчеләрнең өлеш кертүе сөендерә, алар үзара салым түләүдә актив катнашу белән бергә туган шәһәребезне бизиләр. Күп квартирлы йортлар ишегалларындагы чәчәк түтәлләре һәм гөлгә күмелгән балконнар, чабылган чүп үләннәр, җыештырылган территорияләр моның ачык мисалы.

Шәһәр кунакларын һәм лаешлыларны Державин мәйданындагы яңартылган фонтан янында еш күрергә була. Ә кичләрен өч катлы фонтан төрле төсләр белән балкый.

Лаеш техник-икътисад техникумына керү урыны танып булмаслык итеп үзгәртелгән. Хәзер Лаешта үзебезнең "Потемкин баскычы" бар. Территорияне төзекләндерү тулы көчкә бара, туфрак китерелгән, аны тигезлиләр. Тиздән газон үләне яшәрер, чәчәк түтәлләре барлыкка килер, агачлар һәм куаклар утыртылыр.

Юл хезмәткәрләренең эше күз алдында, ул күп. Яңа асфальт һәм брусчатка, тротуарлар чип-чиста. Яшкино поселогында яшәүчеләр дә сөенеп бетә алмый.

-Күп еллар безнең урам сазлыкны хәтерләтте, - дип уртаклашты безнең белән Роза Галләмова, - ниһаять, безнең урамда да яхшы юл булачак, эш башланды инде.

Могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсен торгызу эшләре дә дәвам итә. Түбә ремонтлана, гөмбәзләр күтәрелә. Биектә эшләүчеләр соборның элекке рәвешен торгызалар. Бу изге эшкә һава торышы да, иганәчеләр, дин тотучылар ярдәме дә булыша.

Лаеш предприятиеләре яхшы эшләргә үз өлешләрен кертәләр. Санитар чәршәмбе һәм шимбә өмәләре регуляр үткәрелә. Хезмәт коллективлары офислар һәм сәүдә учреждениеләре каршындагы мәйданнарны бизәүне үз бурычлары дип исәплиләр. Төзекләндерү адресларын сезгә һәр кеше әйтә ала - бу техник-икътисад техникумы, хастаханә, Лаеш гимназиясе, Роспотребнадзор бүлеге янәшәсендәге территорияләр, Державин мәйданы һәм Декабристлар, Лебедева урамнары. Барысын санап та бетерерлек түгел. Лаеш - төзекләндерү зонасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево