Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта кешеләрнең сайлауларга килү дәрәҗәсе югары

Шәһәрнең үзәк китапханәсендә урнашкан 1782нче сайлау участогы ачылыр алдыннан ук сайлаучылар җыелды. Лаешлылар тавыш бирергә ашыктылар һәм иртәрәк килделәр. Участок ачылуның тантаналы мизгеле җитте. Сайлау комиссиясе әгъзасы Елена Галимова күзәтүчеләр катнашында үтә күренмәле тавыш бирү урналарын ачты. Комиссия рәисе Венера Дәүлиева лаешлыларны сайлау процессы башлану белән котлады һәм комиссия әгъзаларына...

Шәһәрнең үзәк китапханәсендә урнашкан 1782нче сайлау участогы ачылыр алдыннан ук сайлаучылар җыелды. Лаешлылар тавыш бирергә ашыктылар һәм иртәрәк килделәр.
Участок ачылуның тантаналы мизгеле җитте. Сайлау комиссиясе әгъзасы Елена Галимова күзәтүчеләр катнашында үтә күренмәле тавыш бирү урналарын ачты. Комиссия рәисе Венера Дәүлиева лаешлыларны сайлау процессы башлану белән котлады һәм комиссия әгъзаларына бюллетеньнәр таратты.
Һәрвакыттагыча, иң актив сайлаучылар арасында - өлкән яшьтәге кешеләр, яшьләр дә аз түгел. Санаулы минутлар эчендә участок сайлау комиссиясе әгъзалары утырган өстәлләр, шулай ук кабинкалар янында шактый зур чират барлыкка килде. Участокка 520 кеше беркетелгән, аларның 50се хокукларыннан файдаланып, беркетү таныелыгын алган һәм алдан тавыш биргән. Ун минут эчендә уку залы кеше белән тулды. Бу вакыт эчендә сайлаучыларның дүрт процентка якыны тавыш бирергә өлгерде.
-Сайлаучыларның мондый активлыгы шатландыра, - ди Венера Дәүлиева. - Без тавыш бирүчеләр, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр өчен мөмкин булганча уңай шартлар тудырырга тырыштык.
Иртән иртүк килүчеләрне буфетта кайнар чәй һәм таба ашлары белән каршыладылар, шунда ук кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга була иде.
Участокта тәртипне хокук саклау органнары һәм халык дружинасы хезмәткәрләре күзәтә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев комиссиянең әзерлеген һәм тавыш бирүнең барышын тикшерде.
Лаешлыларның кәефе бәйрәмчә. Моңа күңелле музыка һәм яхшы һава торышы да этәргеч бирә.
Сайлауларга һәрчак иртәрәк киләм, - ди Роза Хуҗи кызы Шириязданова, - монда бар күршеләрне күрдем һәм күп кенә яңалыклар ишеттем, ә хәзер үз эшләрем буенча китәргә дә була.
Участокта тавыш бирүчеләр арасында РФ Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр катнашучы җиде яшь кеше бар. Алар өчен махсус белешмәлекләр һәм бүләкләр әзерләнгән. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга тавыш бирү өчен тартмалар белән сайлау комиссиясе әгъзалары гариза буенча җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X