Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның 1нче гимназиясендә соңгы кыңгырау шалтырады

Алкышлар астында унберенче һәм ике тугызынчы сыйныф укучыларын каршы алдылар.

Тантаналы линейкага Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова килде.

- Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең казанышларыгызны читтән күзәтеп торачакбыз һәм горурланачакбыз. Ата-аналар һәм педагоглар сезгә салган белем, зирәклек һәм барлык яхшылыкларны кулланыгыз - бу уңышның нигезе, - дип теләде мәктәп укучыларына Илдус Фатыйхович.

Гимназия директоры Эльмира Абутдинова укытучыларга хезмәтләре, ә әти-әниләргә ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчелегенә - балалар өчен ярдәм һәм яхшы шартлар, ниятләнгән планнарны тормышка ашырган өчен.

Аннары бүләкләү тантанасы башланды, анда район Башлыгы «Дус сыйныф серләре» республика конкурсында беренче урынны алган укучыларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм гимназиягә 100 000 сумлык сертификат тапшырды.

Югары сыйныф укучылары мәктәп белән хушлаштылар: ваемсыз  балачак тәмамлану һәм олы тормыш башлану символы буларак традицион вальс биеп ак күгәрченнәрне күккә очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Соңгы кыңгырау Лаеш гимназиясе