Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар мәктәп белән вальс тавышлары астында хушлаштылар
Лаеш районының барлык мәктәпләрендә тантаналы рәвештә соңгы кыңгырау чыңлады.
Кемдер өчен бу бары тик киләсе сыйныфка күчү этабы гына. Ә күп кенә тугызынчы сыйныф укучылары һәм, әлбәттә, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Лаеш урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары, башка уку йортларында белем алуларын дәвам итәр өчен, мәктәп биналарының стеналарын ташлап китәчәкләр. Бу алар өчен чыннан да соңгы кыңгырау шалтыравы.
Традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары педагогларга, кунакларга һәм әти-әниләренә хушлашу вальсы бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев