Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның яр буе рәтләнә

Лаешта Кама яр буе киләчәктә күп функцияле территория булачак.

Ял итү өчен эскәмияләре булган яктыртылган мәй-данчык, стационар сәүдә нокталары һәм туклану объектлары, автомобиль-ләр кую урыны, төрле аттракционнар һәм башкалар. Әмма болар киләчәк кенә. Ә хәзер монда ял итүчеләргә өсте ябулы ике павильон хезмәт күрсәтә һәм юллар ремонтлау бара. Җәйге чорда лаешлыларны гына түгел, башка җирләрдән килгән ял итүчеләрне җыйган ял зонасын үстерү өчен барлык шартлар тудырыла. Казанлылар да Кама ярын үз иттеләр.

Шәһәрдә үзгәртеп кору һәм территорияне төзекләндерү эшләре яр буенда гына бармый. Быел Җиңү паркын яңартуга һәм Лебедева урамыннан Крупская урамына кадәрге җәяүлеләр бульварын төзекләндерүгә тотындылар. Космонавтлар урамының Универсам тирәсендә газоннарга автоматлаштырылган су сибү җайланмасы урнаштырылды, ул шушы көннәрдә эшли башлаячак. "Волгадорстрой" ЧҖҖ фирмасы менә икенче ел инде Собор мәйданын яңарту, яңа күзәтү мәйданчыгы төзү, юллар ремонтлау эшләрен алып бара. 2011 елда ул 15 миллион сум акча үзләштерде. Быел район башлыгы Михаил Афанасьев тырышлыгы белән республика бюджетыннан шәһәрне төзекләндерүгә 25 миллион сум акча бүленгән.

Лаешта проблемалар күп, әлбәттә. Тар урамнардан киң шәһәр проспектлары ясап булмый, тротуарлар белән проблемалар бар. Әмма 1557 елда шушы җирдә барлыкка килгән шәһәр әкренләп заманча төсмер ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево набережная благоустройство