Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өлкән кешеләр тимурчылар ярдәменә мохтаҗ

Кышын, бураннар ишегалларын карга күмгәндә, районның өлкән яшьтәге ялгыз кешеләре яклау һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ. -Исәнмесез. Минем икенче мәктәп укучыларына рәхмәт әйтәсем килә, - диде тыйнак кына ягымлы ханым. - Сезнең газетагыздан Комлы Ковали мәктәбе укучыларының минем кебек ялгыз кешеләргә кар көрәргә ярдәм итүе турында укыдым. Ә ни өчен миңа...

Кышын, бураннар ишегалларын карга күмгәндә, районның өлкән яшьтәге ялгыз кешеләре яклау һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ.

-Исәнмесез. Минем икенче мәктәп укучыларына рәхмәт әйтәсем килә, - диде тыйнак кына ягымлы ханым. - Сезнең газетагыздан Комлы Ковали мәктәбе укучыларының минем кебек ялгыз кешеләргә кар көрәргә ярдәм итүе турында укыдым. Ә ни өчен миңа да укучылардан ярдәм сорамаска, дип уйладым, - дип дәвам итә Оркыя Солнцева.

Үз ишегалдында Лаешның 2 нче мәктәбе сигезенче сыйныф укучылары пәйда булып, эшкә керешкәч, пенсионерка шатлыгының чиге булмый.

-Бөтен җирне чистарттылар, бар ишегалдын тәртипкә китерделәр. Мин аларга шулкадәр рәхмәтле!

Сыйныф җитәкчеләре Роза Жантимерова белән бергә 8 нче сыйныф укучылары Дмитрий Чучканов, Александр Тиханов, Максим һәм Никита Беспаловлар, Дмитрий Савин, Никита Шувалов, Дмитрий Михайлов өлкәннәргә беренче тапкыр гына булышмыйлар.

Ел саен Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәмгә киләләр: бакча казыйлар, йорт тирәсендә чүп-чарны җыештыралар.

-Игелек эшләү - үзеңне сәламәтләндерү, күңелеңне һәм гәүдәңне ныгыту, - диләр мәктәп укучылары.

Оркыя Нәҗип кызы Солнцева редакциядән киткәндә балаларга рәхмәт әйтеп кенә калмады, тәкъдим дә кертте.

-Мин чиста ишегалды белән озак хозурланмадым. Икенче көнне тагын буран, тагын ишегалдында кар өеме. Әгәр ялгыз һәр пенсионерга даими төстә тимурчылар билгеләнсә, кирәге чыкканда безгә, алар ярдәменә бик мохтаҗ кешеләр янына килерләр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район помощь уборка снега