Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Макаровка авыл җирлеге уңышлары һәм казанышлары

Ташкирмән авылы мәдәният йортында җирле үзидарә органнарының отчет сессиясе булды.

Чарада Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты. Олы кунаклар килүгә күзгәзмә әзерләгәннәр: монда авылның кул эшләре осталары әйберләре, җирле җитештерүчеләр продуктлары, шулай ук Ташкирмән һәм Макаровкада яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыклары тәм-томнары бар иде.

Җирлек башлыгы Виктор Кормачев 2018 елда эшләнгән эшләр  һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, җирлектә туучылар саны үлүчеләр саныннан артык.  Ташкирмән һәм Макаровкада Ташкирмән балык участогы, биш кибет, кунак йортлары, мәктәп, элемтә бүлеге, мәдәният йорты, чиркәү һәм ФАП эшли.

Узган елда мәйданы 1277 кв.м булган җиде йорт файдалануга тапшырылган. Район җитәкчелеге ярдәмендә миллион сум күләмендә грант бүленгән. Бу акчалар су скважинасы санитар зонасын тотып алуга, автоматика урнаштыруга, күп квартирлы йортка суүткәргеч салуга, өч янгын сүндерү гидранты урнаштыруга, балалар бакчасы һәм спорт мәйданчыгы проектлауга тотылган. 2018 елда Ташкирмәнгә кадәр юл буендагы, шулай ук зираттагы карт агачлар киселгән. Лампалар һәм яктырткычлар алыштырылган. Авылда яшәүчеләр көче белән яр буендагы чүпләр җыела, үләннәр чабыла.

Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга (1272500 сум) Макаровкада күп квартирлы йортка бару юлы һәм бункер мәйданчыгына вак таш җәелгән, шулай ук Ташкирмәндә Солнечная урамына 300 метр таш салынган.

Ташкирмәнгә керәшен халкы мәдәнияте һәм йолалары белән танышырга теләүче туристлар күп килә. Этнотуризмны үстерү республика программасы буенча мәктәп музеена капиталь ремонт ясалган. Бар маршрут буенча аншлаглар урнаштырылган.

Каты коммуналь калдыкларны үз вакытында  алып китү хәл ителмәгән. Якындагы вакытка планнарда – зиратны төзекләндерү, яктырткычларны диодлыларга алыштыру. Авыл халкын борчыган башка көнүзәк проблемалар – балалар бакчасы төзү, Макаровкага кадәр юлны һәм Ташкирмәннең Новая урамын ремонтлау. Сессия эше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Ташкирмән педагоглары һәм укучылары үз бүләкләрен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы