Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Марина Сурулева: “Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмыйм“.

Безнең илдә Полиция участок уполномоченныйлары көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде, гәрчә һөнәр үзе инде озак вакыт гамәлдә булса да. Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә участок уполномоченныйлары хезмәтендә 19 кеше эшли. Алар барысы да - тәҗрибәле, "җирдә" бер генә ел эшләмәгән кешеләр. -Безнең коллектив яхшы,...

Безнең илдә Полиция участок уполномоченныйлары көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде, гәрчә һөнәр үзе инде озак вакыт гамәлдә булса да.

Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә участок уполномоченныйлары хезмәтендә 19 кеше эшли. Алар барысы да - тәҗрибәле, "җирдә" бер генә ел эшләмәгән кешеләр.

-Безнең коллектив яхшы, - ди полиция майоры, участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәте начальнигы урынбасары Марина Сурулева. - Барысы да диярлек югары белемле, үз эшләрен яхшы белүче белгечләр. Берәүләрне билгеләп үтеп, башкалар турында дәшмәү дөрес булмас иде, мөгаен. Әлеге хезмәткәрләрнең эше иң катлаулыларның берсе. Ул төрле планлы, төрле өлкәдә белемнәр таләп итә. Участковый психолог та, эксперт та, тикшерүче дә, опер да булырга тиеш. Ул җинаятьне ачу яки ярдәм күрсәтү өчен законнарны белергә тиеш. Аралашучан булырга, кешене сөйләштерә белергә һәм анда ышаныч тудырырга тиеш. Полициянең һәр хезмәткәре дә участок уполномоченные була алмый, чөнки ул универсал белгеч.

Марина Сурулева үзе әлеге хезмәттә инде 13 елдан артык. Лаеш техникумын тәмамлап һәм икътисадчы белгечлеге алып, ул белгечлеге буенча озак эшләми: моның үзенеке түгеллеген аңлый. Һәм шунда ире, милиция хезмәткәре, аңа үз бүлекләренә килергә тәкъдим итә. Башта икътисадчы булып эшли, ә аннан соң - участок уполномоченныйлары хезмәтендә.

-Бухгалтерия минем эш түгел, - ди Марина Сурулева. - Мин участковыйлар хезмәтендә инде 13 ел һәм монда килүемә бер генә дә үкенмәдем. Хәзер хезмәтнең начальник урынбасары вазыйфаларын башкарам. Элек хөкем ителгән һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан гражданнарның хокук бозуларын профилактикалау, безнең хезмәт эшчәнлеген анализлау, документлар белән эшләү, отчетлар һәм белешмәләр әзерләү...

Полиция майорының нәрсә белән шөгыльләнүен тагын да санарга мөмкин булыр иде. Марина Юрьевнаның күз уңында - профилактик исәптә торучы төрле категорияле 1000 гә якын кеше. Һәм ул аларны контрольдә тота. Шуңа карамастан, эше аңа ошый.

-Узган ел белән чагыштырганда бездә җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе үсә, гражданнар участковыйларга ешрак мөрәҗәгать итә, административ беркетмәләр күбрәк төзелде, - дип үз хезмәттәшләре эшенә кыскача анализ бирә Марина Сурулева.

Ул үзе - полиция хезмәткәрләре династиясеннән. Аның линиясе буенча күп кенә туганнары теге яки бу яктан бүлек белән бәйле. Үз балалары үсеп җиткән - алар да әти-әниләре эзеннән киткәннәр: кызлары өлкән тикшерүче булып эшли, уллары да юрист белгечлеге сайлаган. Ял көннәрендә әти-әниләре йортында җыелгач аларның сөйләшер нәрсәләре күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профессии Лаишево