Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәгарифне үстерү – Татарстан уңышы нигезе

ТРда мәгариф системасы үсү нокталары һәм үсеш юллары Лаешта үткән республика август педагогик конференциясе пленар утырышының төп фикер алышу темасы булды. Пленар киңәшмәдә катнашучылар составы тәкъдим итүгә лаеклы: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,...

ТРда мәгариф системасы үсү нокталары һәм үсеш юллары Лаешта үткән республика август педагогик конференциясе пленар утырышының төп фикер алышу темасы булды.

Пленар киңәшмәдә катнашучылар составы тәкъдим итүгә лаеклы: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Утырышта педагоглар һәм вуз ректорларыннан тыш Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, муниципаль районнар башлыклары һәм башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашты.

Үз чыгышында Президент Татарстан үсешенең белем бирү дәрәҗәсенә бәйле булуын билгеләп үтте.

Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул залдагыларны ТР Хөкүмәтенең мәгариф системасындагы грант сәясәте белән таныштырды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү пространствасын үстерүгә игътибар юнәлтте. БДИ тапшыру, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның WorIdSkiIIs стандартлары нигезендә демонстрацион имтихан форматында йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен һәм башкаларны анализлады. ТРда 2030 елга кадәр милли мәгариф концепциясен гамәлгә ашыруга аерым тукталды.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев районның мәгариф системасы турында, аның казанышлары һәм перспективалары, шулай ук мәгариф өлкәсендә тормышка ашырылучы проектлар турында сөйләде.

-ТРның муниципаль берәмлекләре рейтингында безнең район иң уңышлылар бишлегендә. Без җиде яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру буенча да яшел зонага керәбез, - диде Михаил Павлович. - Мәгариф безнең районның төп өстенлекләренең берсе булып тора. Бу тармакка бюджетның 50% тан артыгын тотабыз. Бу аз түгел, әмма без моңа киләчәккә инвестиция итеп карыйбыз.

Лаеш районының динамик үсешен Рөстәм Миңнеханов та билгеләде. Үзенең йомгаклау чыгышында ул һөнәри белем бирүгә игътибар бирде. Республикада 14 ресурс үзәге барлыкка килде, аларның берсе Лаешта уңышлы эшләп килә.

Президент белем бирү программаларына дөнья стандартларын кертү буенча системалы эш алып барырга кирәк дип саный. Һөнәри осталык буенча WorIdSkiIIs чемпионаты монда мөһим роль уйный.

Урта белемнең һәркемгә ачык һәм сыйфатлы булуы - төп бурычлар. Педагогларның квалификациясен күтәрү һәм иң уңышлы тәҗрибәне тарату зарур.

-Укытучы эше сыйфатын ярышу исәбенә генә күтәрү мөмкин түгел! - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф учреждениеләре, идарәләр эшчәнлеген саннар буенча анализлаганда формаль якын килүдән качарга кирәк. Мәгариф учреждениесенең урнашкан урынын, укучылар һәм педагоглар контингентын исәпкә алу мөһим. Бүген мәгарифне мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый.

-Татарстан педагогикасы юлы - ул ышаныч, профессионаллык һәм нәтиҗә өчен уртак җаваплылык юлы, команда юлы. Педагогик берләшмә теләсә кайсы дәүләтнең хәрәкәт иттерүче көче булды һәм шулай булып кала да, - дип педагогларның республика конференциясенә йомгак ясады Президент Рөстәм Миңнеханов.

Гадәт буенча киңәшмә азагында мәгариф тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан һәм Россиянең дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев