Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Михаил Афанаcьев: “Депутатларны халык ышанычының кадерен белергә чакырам“

Авылда тормышны яхшыртуда депутатлар корпусы роле - әлеге мәсьәлә Никольский һәм Нармонкада үткән отчет сессияләрендә төп мәсьәлә булгандыр, мөгаен. Әлеге җирлекләрнең уртак яклары аз түгел. Беренчедән, кешеләре - хезмәт сөючән, инициативалы. Икенчедән, яңа төзелешләр. Нармонка җирлегендә Астраханка авылында узган ел "Арендага торак" программасы кысаларында файдалануга 16 шәхси йорт тапшырылган. Планда...

Авылда тормышны яхшыртуда депутатлар корпусы роле - әлеге мәсьәлә Никольский һәм Нармонкада үткән отчет сессияләрендә төп мәсьәлә булгандыр, мөгаен.

Әлеге җирлекләрнең уртак яклары аз түгел. Беренчедән, кешеләре - хезмәт сөючән, инициативалы. Икенчедән, яңа төзелешләр. Нармонка җирлегендә Астраханка авылында узган ел "Арендага торак" программасы кысаларында файдалануга 16 шәхси йорт тапшырылган. Планда - тагын 100 йорт төзү. Никольскийда ташландык сарайлар урынында ял паркы төзелгән. Ике җирлектә дә юл катламы ремонтлана, урамнар яктыртыла, торак пунктлар төзекләндерелә һәм башкалар эшләнә. Туучылар саны арта, үлүчеләр кими. Нармонкада үзара салымнар программасы инде чынбарлыкка әйләнде. Җирлектә яшәүчеләр җыйган һәр сумга республика бюджетыннан дүртәр сум бирелде. Нәтиҗәдә җирлек үз үсеше өчен 1 миллион 230 мең сум акча алды. Никольскийда да кешеләр үзара салымга каршы түгел. Әлеге мәсьәлә буенча карарны алар мартта кабул итәчәк.

Җирлекләрдә проблемалар да уртак. Халыкның эшкә сәләтле өлешенең яртысыннан артыгы җирлектән читтә эшли. Әлбәттә, монда зур сәнәгать предприятиеләре булмау үз ролен уйный. Әмма бер яктан бу плюс: экология белән проблемалар юк. Ә эш урыннары булдыруга, үзмәшгульлеккә килгәндә, монда уңай мисаллар бар. Мәсәлән, Нармонка җирлегендә алты гаилә уңышлы төстә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Тюриннар һәм Скрипченколар кошлар үстерәләр. Эшмәкәр Сергей Тимофеевның ярдәмче хуҗалыгы зур, анда кәҗәләргә дә, куяннар белән сарыкларга да урын табылган. Хәсәновлар гаиләсе сарыклар үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә, сыерлар асрый. Барлык продукцияне эшкәртәләр, аннан соң җирлектә һәм Казан базарларында саталар. Карадулидан Чурихиннарда 19 баш мөгезле эре терлек бар. Тетееводан Трусеневлар гаиләсе кәҗә сыры җитештерә һәм халыкка сата. Голдыревлар гаиләсе 14 баш мөгезле эре терлек симертә һәм сигез савым сыер тота! Чагыштыру өчен: Никольский җирлегендә мөгезле эре терлекләр барлыгы 85 баш.

Бу гаиләләр - үрнәк алыр өчен лаеклы мисал. Кешеләр туган җирләрендә яшиләр һәм эшлиләр. Депутатлар алар өчен эшләргә, халыкның ихтыяҗларын, теләкләрен белергә, үз сайлаучыларына якынрак булырга тиеш.

-Депутатларны кешеләр ышанычының кадерен белергә, үз округларында актив эш алып барырга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Никольский һәм Нармонка җирлекләре отчет сессияләрендә катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев.

Халык җыеннары азагында авыл кешеләре үз үтенечләрен җиткерделәр, проблемалары турында сөйләделәр, тәкъдимнәр керттеләр.

Шунда ук, сессиядә, коеларны ремонтлау мәсьәләсе хәл ителгәч, Никольскийда яшәүчеләр шаулатып кул чаптылар.

-Моны иҗади якын килеп, коелар матур булырлык итеп эшләгез, алар янында фотога төшәрлек булсын, - дип күрсәтмә бирде район башлыгы җаваплы хезмәтләргә.

Депутатларның берсе депутатлар корпусы вәкилләрен объектларны кабул итү комиссиясенә кертергә тәкъдим итте. Бакчачылык ширкәте рәисе бакчачылар һәм район көчләрен юл салу һәм күлне чистарту өчен берләштерүгә каршы түгел. Башка тәкъдимнәр дә булды.

Нармонкада Михаил Афанасьев 19 төр чәчәк үстерүче Мензелеевлар гаиләсен билгеләп үтте. Аларның планнарында - җитештерүне тагын да үстерү.

-Сез санкцияләр яклымы? - дип ярым шаяртып сорады Михаил Афанасьев.

-Әйе! - шунда ук яшь эшмәкәрнең ышанычлы җавабы ишетелде.

Район икътисадын үстерү кече һәм урта бизнес аша гына мөмкин.

-Безнең өчен кешеләрнең үзмәшгульлеге мөһим, - диде район башлыгы һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп өстәде, - Күп мәсьәләләрне үзегез хәл итегез. Монда сез хуҗа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Никольское нармонка