Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минтимер Шәймиев: “Партияләр җаваплырак булырга тиеш“

ТР Дәүләт Киңәшчесе татарстанлыларның тавышын ишетерләр дип ышана Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә Шакировна белән җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Алар КНИТУ-КХТИ бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр. Бу көнне тавыш биргән барлык казанлылар кебек, Минтимер Шәймиев та "Мин тавыш бирдем!" беләзеге алды....

ТР Дәүләт Киңәшчесе татарстанлыларның тавышын ишетерләр дип ышана

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә Шакировна белән җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Алар КНИТУ-КХТИ бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр.

Бу көнне тавыш биргән барлык казанлылар кебек, Минтимер Шәймиев та "Мин тавыш бирдем!" беләзеге алды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Дәүләт Киңәшчесе сайлауларның беренче чиратта аларга җаваплы якын килүне күз алдында тотуын билгеләде.

"Сәясәттә дә, икътисад өлкәсендә дә гади вакыт түгел. Моннан чыгып, тавыш бирелгән кешеләр бәлки беркайчан булмаганча җаваплы булырга тиешләр. Чөнки без үзебез дә күзәттек, сезнең дә билгеле бер тәэсирләрегез бардыр: Дәүләт Думасында бер генә чакырылыш тәкъдим ителмәгән кайбер парламент партияләре әлеге сайлау алды кампаниясе барышында бернинди яңа нәрсә дә әйтмәделәр. Популизм, кемнедер салымнардан, кемнедер хәтта ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрдән азат итү турында реаль булмаган вәгъдәләр күп булды. Мондый әйберләрне игълан итү җиңел, әмма парламентта булган һәм үзләре үк карарлар кабул итүче партияләр ил бюджеты, аның оборона сәләте һәм гомумән, Россия җәмгыяте үсеше турында уйларга тиешләр. Шуңа күрә, Дәүләт Думасына кем генә килмәсен, партияләр җаваплырак булырга тиеш, әгәр бу мөмкин булса. Без сайлаулардан сайлауларга сыйфат ягыннан башкача күчсен өчен шундый теләк: яңа идеяләр, карарлар кабул иткәндә җаваплы эш итәргә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Ул хокукый дәүләттә законнарга нигезләнеп эшләргә тиешләр, дип өстәде.

"Кайбер законнарны кабул итәргә өлгермиләр - бер-ике елдан алыштыра, үзгәрешләр кертә башлыйбыз. Бар нәрсәдә дә тотрыклылык кирәк. Шуңа күрә безнең тавыш һәм теләкләрне ишетерләр дип өметләнәм, без бүген шуннан чыгып сайлыйбыз да", - диде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев