Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәп дуслары кичәсе

Балачакка кайту, яңадан сыйныфташ дуслар белән аралашудан да яхшырак нәрсә бар?! Без чыгарылыш балыннан соң 44 ел узган үзебезгә шундый бәйрәм ясадык. Безнең чыгарылыш - 1972 елда тәмамлаган 10б сыйныфы Лаешның Ленин урамындагы иске мәктәптән чыккан соңгы сыйныф иде. Сыйныфташларым турында дөресен сөйлисем килә, әмма килеп чыкмас кебек. Табигый ки,...

Балачакка кайту, яңадан сыйныфташ дуслар белән аралашудан да яхшырак нәрсә бар?! Без чыгарылыш балыннан соң 44 ел узган үзебезгә шундый бәйрәм ясадык.

Безнең чыгарылыш - 1972 елда тәмамлаган 10б сыйныфы Лаешның Ленин урамындагы иске мәктәптән чыккан соңгы сыйныф иде. Сыйныфташларым турында дөресен сөйлисем килә, әмма килеп чыкмас кебек. Табигый ки, миңа үз сыйныфыбыз иң яхшы, иң дус һәм шат сыйныф булып тоела. Ә егетләр һәм кызлар - иң акыллы, белемле, максатчаннар. Үзегез уйлап карагыз: сигезенче сыйныфта бездә отличниклар сигез иде. Дөрес, мәктәп тәмамлаганда алтын медальне икәү генә алды - Надя Банагина һәм Нина Фролова. Әмма шуны әйтергә кирәк, 35 кешедән торган сыйныфның яртысыннан артыгы бер-ике дүртле, калганнары бишле белән тәмамлады.

Безнең барыбыз да искиткеч грамоталылык белән аерылып тордык, чөнки безгә рус телен һәм әдәбиятын гаҗәеп педагог Мария Николаевна Тимофеева укытты. Дәрестә Есенин һәм Маяковский шигырьләрен сөйләүне барлык малайлар дәрәҗәгә саный иде. Бар фәннәр патшабикәсе - математиканы без минем әтием, Воронин Юрий Сергеевичның кырыс күзәтүе астында өйрәндек. Шулай килеп чыкты инде, минем әнием, Воронина Нина Николаевна безнең сыйныф җитәкчесе булды һәм тарихтан укытты. Без мәктәп директоры Михаил Иванович Тифоровны, физкультура укытучысы Борис Александрович Озеровны бик ярата идек. Лариса Александровна Храмова җитәкчелегендә биологияне бик теләп өйрәндек, ә химияне безгә Раиса Михайловна Шишмарева укытты. Алга таба да санарга була. Без яхшы белем бирүләре, укучыларга хөрмәт һәм яратулары өчен укытучыларыбызга рәхмәтле. Бәлки шуңадыр сыйныфтан күпләр педагог һөнәрен сайлады - Нина Васильева, Людмила Шамбурина, Людмила Карсалова. Безнең үз докторларыбыз да бар - Ольга Шамкова, Надежда Садриева, Ләйлә Таҗетдинова, Надежда Банагина, Александр Агеев. Ольга Чекалина бар гомерен дәүләт хезмәтенә бирде. Роза Халитова мәдәният өлкәсендә хезмәт куйды.

Егетләр яхшы һөнәр - Ватан саклауны сайлады. Василий Нохратский, Виктор Евграфов - һөнәри хәрбиләр. Эчке эшләр органнарында хезмәттә Анатолий Окунев, Равил Ибраһимов аерылып торды. Безнең инженерлар - Николай Ирзин, Нина Фролова, Александр Шкудов, Николай Зайцев, Алексей Клюев, Татьяна Сергеева, Владимир Арсентьев, Сергей Чердаков - "технарь"лыкка китте. Владимир Сухарев, Иван Судаков, Валерьян һәм Александр Лушаниннар, Николай Коровин, Роза Акмолова, Татьяна Дворникова, Наталья Матвеева эшче һөнәрләрдә искиткеч белгечләр булды. Лаеш районының элекке башлыгы Анатолий Демидов безнең сыйныфта үсте. Тагын алты сыйныфташыбыз кебек, ул да күңелебездә сакланыр.

Очрашу киче хатирәләр, дусларча кочышу һәм үбешүләргә бай булды. Күңел ачтык, яшьлегебез җырларына биедек. Һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төштек. Кызганыч, барысы да кайта алмады, 35 кешедән бары 17 се җыелды. Без барысын да хәтерлибез һәм яратабыз. Киләсе очрашуларга кадәр, кадерле сыйныфташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев