Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәскәүдән Владивостокка кадәр барысын стериль инструментлар белән тәэмин итәрбез.

Импортны алыштыру буенча федераль программа кысаларында Лаеш районында бер тапкыр гына кулланыла торган медицина эшләнмәләре җитештерү буенча комплекс булдырыла. Хәерби авылының төзелеш мәйданчыгында "Казан медик-инструменталь заводы" ("КМИЗ-2") акционерлык җәмгыяте базасында булачак стериль медицина инструментлары заводы фундаментына капсула салу булды. Монда гинекология, хирургия һәм стоматология өчен материаллар чыгару планлаштырыла. Хәзерге вакытта...

Импортны алыштыру буенча федераль программа кысаларында Лаеш районында бер тапкыр гына кулланыла торган медицина эшләнмәләре җитештерү буенча комплекс булдырыла. Хәерби авылының төзелеш мәйданчыгында "Казан медик-инструменталь заводы" ("КМИЗ-2") акционерлык җәмгыяте базасында булачак стериль медицина инструментлары заводы фундаментына капсула салу булды.

Монда гинекология, хирургия һәм стоматология өчен материаллар чыгару планлаштырыла. Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Казаннан эре дәвалау учреждениеләре белгечләре белән бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментлары ассортиментын киңәйтү буенча эш алып барыла.

-Без яңа төзелешкә старт бирәбез, - дип мөрәҗәгать итте Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев. - Яңа завод - районның гына түгел, ә бар ил икътисадының мөһим өлеше. Уникаль предприятие 50 дән артык яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Монда алдынгы, абсолют рәвештә экологик технологияләр һәм Россия медицина фәннәре академиясе (РАМН) һәм Россия фәннәр академиясенең (РАН) яңа эшләнмәләре файдаланылачак. Бу сәламәтлек саклауны үз илебездә җитештерелгән көндәшлеккә сәләтле югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

-Бу вакыйга белән горурланырга була, - дип билгеләде атаклы кардиохирург, РАМН һәм РАН академигы, А.Л.Мясников исемендәге клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин. - Төзелүче заводның куәтле ике стерилизаторы Идел буен гына түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментлары һәм материаллар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Мондый предприятие Россиядә юк. Хәзерге вакытта медицина предприятиеләрендә зур булмаган стерильләштерү җайланмалары гына бар. Яңа заводның алты корпусының беренчесен ел азагына төзеп бетереп, заманча җайланмалар белән җиһазлаячаклар һәм 2017 елның гыйнварында ук файдалануга тапшырачаклар. Тәэмин итүчеләр сайлап алу буенча ачык тендерда Америка, Италия һәм Кытай компанияләре катнаша.

-Шартлар тудырылган һәм күп кенә Россия предприятиеләре яңа мөмкинлекләрдән файдалана ала, - ди ТРның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. - Безнең өчен бу үсү ноктасы, чөнки стерильләштерүнең бар куәте хәзер Мәскәү астында тупланган.

Бар дөнья медиклары бары тик стериль инструментлардан гына файдалана. 2015 елда Россиядә бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментларының бары 9%ы гына үз илебезнең товар җитештерүчеләреннән сатып алынган. Әмма якын киләчәктә Хәерби җирлегенең биш гектар җирендә җитештерү-административ комплекс урнашачак.

-Урын очраклы гына сайланмады, - дип сөйли җыелганнарга "КМИЗ" АҖ генераль директоры Нур Шакиров. - Сокуры һәм Столбище аша безнең продукция автотранспорт белән Россиянең бар почмагына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев