Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яз җитте, ә алда – имтиханнар

Урамда яз, ә мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарына әзерлек бара. Быел район мәктәпләрендә 183 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак, аларның 179ы мәктәпләрне быел тәмамлый.

Сайлап алган фәннәр арасында җәмгыять белеме (90 кеше шул фәнне сайлаган) һәм физика популяр. Сүз уңаеннан, быел физикадан имтихан тапшыручылар саны арткан: 2011 елда 29 укучы имтиханга килсә, быел 61 укучы бу фән буенча белемнәрен сынап карау өчен гариза биргән. Информатиканы бары 4 укучы сайлаган.

Газетабызга районның мәгълүмати-методик үзәге директоры Ирина Палагина хәбәр итүенчә, районда имтиханнар тапшыруның бердәм пункты (ППЭ) оештырыла, барлык БДИ Лаешның 2 нче урта мәктәбендә үтәчәк. БДИга әзерлек барышында төрле формалар файдаланыла, шул исәптән яңа технологияләр дә. Дүрт педагог "Телешкола" мәгариф ресурсын файдалану буенча өйрәнү үткән. Хәзерге вакытта Рождествено, Комлы Ковали, Столбище, 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәпләреннән 72 чыгарылыш сыйныф укучысы биология, математика һәм тарих фәннәре буенча дистанцион белем алалар. Башка мәктәпләрдән дә гаризалар бар. Укытучыларның күбесе консультацияләр үткәрү өчен "скайп" мөмкинлекләреннән файдалана. 10 педагог-тьютер үз хезмәттәшләрен БДИга әзерләнү алымнарына өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подготовка Е