Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кеше сәламәтлеге сагында

Быел дәүләт санитар-эпидемиология хезмәтенә 90 ел була. Лаеш районында бу хезмәт ничек формалашкан? Истәлекле дата алдыннан хәбәрчебез хезмәтнең үткәненә экскурсия ясады һәм аның бүгенге көне турында күп нәрсәләр белде.

Кичәге көнЕ

Лаеш районында санитар-эпидемиология күзәтчелегенең тамырлары тирәнгә китә. Үз вакытында аны формалаштыруда алдынгы карашлы галимнәр дә, гади хезмәткәрләр дә актив катнаша. Узган гасыр башында шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә санитар-эпидемиологик торышка зур игътибар бирелә. Земство табиблары хисапларында халыкны су белән тәэмин итү, агып җыелган суларны зарарсызландыру, территорияне җыештыру, куркыныч йогышлы авыруларны кисәтү, бар яшьтәге халыкның авыруы буенча материаллар бирелә. Шулар нигезендә һәр шәһәрдә һәм авылда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту һәм халык сәламәтлеген ныгыту буенча фәнни нигезләнгән чаралар эшләнә.

Ул еллардагы күп чаралар аеруча куркыныч инфекцияләрне бетерүнең башлангычы була. Казан губернасы Лаеш өязе земство табибы Э.А.Виттеның чәчәк авыруына каршы беренче ясаган прививкалары тәрҗибәсе яхшы үрнәк була, ул чәчәк авыруы булган терлекләр янында булган сыер савучыларның беркайчан авырмауларын күрә. Ул беренче булып кешеләргә чәчәккә каршы прививка ясый. Прививка материалы итеп чәчәк белән авырган бозауның шешен файдалана һәм 20 меңнән артык кешегә прививка ясый. Күзәтүчән земство докторы инициативасы нәтиҗәсендә хәзерге вакытта бар дөньяда чәчәк авыруы юк ителде.

Лаеш районында беренче санитар-эпидемиология хезмәте 1938 елда барлыкка килә. Аның беренче баш табибы Л.И. Кажарина була. 1955 елдан 1991 елга кадәр районның санитар хезмәте район хастаханәсенең бер бүлеге булып тора. 30 ел дәвамында бу хезмәткә Г.С.Шамкова җитәкчелек итә, озак еллар эшләү дәверендә ул үзеннән соң зур эз калдыра. Лаешлылар белгечләрдән Н.Ф.Ногманованы, Г.В.Белякованы, Л.И.Опарина, В.И.Алешина, Н.М. Шустов, А.В.Филиппова, А.И.Агафонова, М.А.Константинова, М.Г.Әхмәтҗанова, Э.З.Зарипова, А.М. Шелдякованы әле дә хәтерлиләр.

1991 елда Лаеш СЭСы сәламәтлек саклауның мөстәкыйль структурасына әйләнә һәм "Дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелек үзәге" исеме ала. Яңа структура Лаеш районы халкының санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү белән бергә санитар пропаганда алып баруның методик һәм җитәкче үзәгенә әйләнә.

Бүгенге көне

2005 елда санэпидкүзәтчелек хезмәте реформалауның тагын бер этабын кичерә. Аның базасында ике бүлек барлыкка килә-Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге һәм "Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ Лаеш бүлеге. Лаеш бүлеге хезмәткәрләре территориаль бүлекнең күзәтчелек эшчәнлеген тәэмин итәләр, объектларга санитар-эпидемиологик экспертизалар үткәрәләр, проект документларын һәм продукцияне тикшерәләр, халык белән гигиена укулары үткәрәләр, дезинфекцияләү эшчәнлеге, санитар-агарту эшләр алып баралар һәм башкалар.

Реформалаштыру күзәтчелек һәм хезмәт күр-сәтүне аерырга, хезмәтнең бурычларын, максатын һәм вәкаләтләрен конкретлаштырырга, челтәрне, структура һәм яңа шартлар һәм заманча таләпләрне исәпкә алып белгечләр штатын оптимальләштерергә, ахыр чиктә - күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелек дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.

Бүген санитар-эпидемиология хезмәте сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле милли проектны тормышка ашыру буенча халыкны иммунлаштыру һәм ВИЧ-инфекция белән көрәштә зур эш алып бара. Халык арасында инфекцияле авыру йоктыру куркынычы кимеде. Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча профилактика регуляр үткәрелә. Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә, эшләүчеләрнең хезмәтен саклау шартлары яхшыра, эчә торган су белән тәэмин итүне оештыру һәм аның сыйфаты һәм санэпидиминлекнең башка мәсьә-ләләре хәл ителә. Хезмәт кулланучылар базарында законнар үтәлешен саклау һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген үти. Үз эшчәнлеге белән ул район халкы сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә, кулланучылар хокукларын яклый. Хакимият органнары, башка күзәтчелек органнары, җәмәгать оешмалары һәм халык белән бергә эш итеп хезмәт үз алдына куелган бурычларны тулы күләмдә үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей история роспотребнадзор