Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Барлык законнарны һәм күрсәтмәләрне үтәргә кирәк”

Әлеге кеше белән танышканда иң элек аның үз-үзенә ышанган ир-егеткә хас эчке көченә игътибар итәсең. Полковник Шамил Хуҗәхмәтов Лаеш ЭЭБ белән күптән түгел генә җитәкчелек итә, әмма хезмәткәрләрнең уңай мөнәсәбәтен казанып өлгергән инде. "Аның үз таләпләрен төгәл билгели, конкрет бурычлар куя белүе хөрмәт уята", - аның кул астындагыларның үз начальниклары...

Кайчандыр, элекке советлар заманында, аның әти-әниләре Бакуга китә. Ул анда мәктәп тәмамлый, шуннан армиягә алына. Демобилизациядән соң автомобиль төзүчеләр шәһәренә килергә уйлый - аның полкташ дусты тумышы белән Яр Чаллыдан була. Беренче вакытта Ш.Хуҗәхмәтов балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер булып эшли, шул ук вакытта "КамАЗ" җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Аңа, спорт мастерына кандидатка, әлеге хәрәкәтчән уен ошый, ул үзеңнең шәхси сыйфатларыңны күрсәтүне генә түгел, командада уйный белү күнекмәләрен дә таләп итә.

Романтика, кешеләргә хезмәт итәргә һәм гаделсезлеккә каршы торырга теләү - мөгаен, яшь кешене җинаятьләрне ачу бүлегенә эшкә урнашырга этәргән иң мөһим сәбәпләрдер. 1993 елда ул шушы бүлекнең оперуполномоченные була. Ш.Хуҗәхмәтов тәҗрибә туплый, аның абруе үсә, аңа җаваплы вазифаларны ышанып тапшыралар: үтерүләр буенча бүлек начальнигы, криминаль милиция начальнигы, ә 2006 елда Яр Чаллының Автозавод милиция бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Узган елның җәендә Шамил Зиннуровичны Чечняга җибәрәләр. Аның ничек хезмәт иткәнен "Батырлык һәм кыюлык өчен", "Сугышчан бердәмлек өчен", "Хәрби хезмәт өчен" медальләре күрсәтә, алар башка күп санлы бүләкләр белән бергә полковникның парад кителен бизәп торалар.

2011 ел азагында аны ТР ЭЭМга чакыралар һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. "Автозавод районында мин барысын да белә идем. Кемнең нәрсәгә сәләтле булуын, теге я бу эшне кемгә ышанып тапшырырга икәнен белә идем. Әмма министр тәкъдименнән баш тарту гадәткә кермәгән", - дип үзенең Лаешка күчеп килүен аңлата Шамил Зиннурович. Бер яктан, бүлекне калдырып китәргә дә кызганыч була: аның күп кенә бүлекчәләре Татарстанда иң яхшылардан санала. Ә икенче яктан, яңа урында үз көчеңне сынап карыйсы да килә. Шулай итеп, 2012 елның февраль уртасыннан Ш.Хуҗәхмәтов Лаешта эшли.

Күзгә ташланган иң беренче нәрсә - коллективның эшләргә әзер булуы. Шуңа күрә яңа начальник бүлектә нинди проблемалар барлыгын, ни өчен республикада аның рейтингы түбән икәнен аңларга тырыша. Ул шундый нәтиҗә ясый: хезмәткәрләрнең мөстәкыйль карар кабул итәргә кыюлыклары җитми, ә бу аларның эш нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясый. Полковник фикеренчә, бу законнарны җитәрлек дәрәҗәдә белмәүдән килә. "Кешеләрдән нәрсә дә булса таләп иткәнче, аларны өйрәтергә, аларга шартлар тудырырга, юнәлеш бирергә кирәк", - бу, мөгаен, Ш.Хуҗәхмәтовның төп принцибыдыр. Аның фикере - берничек тә үзгәрми торган канун түгел. Ул кешеләр белән киңәшергә, алар фикеренә колак салырга күнеккән. Әмма ахыр чиктә кабул ителгән карар өчен җаваплылыкны һәрчак үз өстенә ала. Эшендә иң мөһиме - законлылык, үз-үзеңне тота белү, ә полициянең билгеләнеше - яхшы, тәртипле кешеләргә ярдәм итү дип саный, андыйлар жуликларга караганда һичшиксез күбрәк.

Ш.Хуҗәхмәтов озак киңәшмәләр үткәрү яклы түгел, шуңа күрә алар динамик рәвештә, "судан май язмыйча" гына үтә: конкрет сораулар, конкрет җаваплар, үткән көнгә анализ, алдагы көнгә планнар. Эшнең системалы булуы личный составның оешканлыгына тәэсир итә. Атна саен төрле темаларга - үзеңне тоту этикасыннан алып аерым бер хәлне тикшерүгә кадәр - дәресләр үткәрү гадәткә кергән. "Гомумән алганда, бернәрсә дә уйлап табарга кирәкми. Барысы да безгә кадәр уйланылган, - дип басынкы гына елмая бүлек начальнигы. - Төгәл күрсәтмәләр бар, шуларны үтәргә генә кирәк".

Бүлек хәзердән үк җәй көне күпләп шәһәр кешеләре кайтуга әзерләнә. Патруль-пост хезмәте көчәй-телә, участковыйларны комплектлау бара, өстәвенә җәй көне ялга чыгу да - полицейскийлар өчен түгел. Эчке эшләр министрлыгы дүрт видеокүзәтү камерасы бүлеп биргән, алар Лаештан чыгу юлында һәм шәһәр пляжында урнаштырылачак. Видеокамералар урнаштыруны район башлыгы Михаил Афанасьев финансларга вәгъдә иткән, полиция начальнигы Лаеш җиренә килгән беренче көннән үк аның ярдәмен тоя.

Хәрби офицер, полицейскийлар династиясенә нигез салучы Шамил Хуҗәхмәтов үз язмышыннан канәгать. Хатыны, биш яшьлек кызы, Яр Чаллы полиция бүлекләренең берсендә оперативник булып эшләүче улы аны аңлыйлар һәм һәрчак хуплыйлар. Ш.Хуҗәхмәтовның Чечняда яраланган бертуганы да тормышын полиция белән бәйләгән. "Бу - чын ирегетләр эше", - дип саный полковник һәм үз кул астындагыларны да намус белән хезмәт итәргә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район ОВД Кузахметов

2
X