Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фермаларга генераль җыештыру кирәк

Район терлекчеләре терлекләрне асрауның иң авыр чоры - кышкы аранда асрау чорының соңгы көннәрен саныйлар. Кышлатуны яхшы тө-гәлләүчеләр арасында - Атабайдан Гүзәл Хөсәенованың гаилә фермасы, "Березовка", "Агро-5" ЧҖҖ ләр терлекчеләре бар. Кышкы чор дәвамында алар савым көтүнең югары продуктлылыгын саклый алдылар һәм бүгенге көндә дә саклыйлар.

Җылы көннәр җитеп көтүлекләрдә аяк астындагы азык үсү белән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савымны арттыру өчен мөмкинлекләр күбәячәк. Савым көтүен тулысынча көтү-леккә чыгаруны озак көтәсе калмады. Зообелгечләр сүз-ләре буенча, көтүлек чоры башланганчы калган вакытны терлекчеләр савым көтүнең продуктлылыгын арттыру һәм җитештерелгән продукциянең сыйфатын күтәрү өчен генә файдаланырга тиеш түгелләр. Күпчелек терлекчелек фермалары территорияләрендә зур генераль җыештыру үткәрү таләп ителә. Терлекчеләргә җитештерү культурасы җитеп бетмәү язын, кар капламы эрегәч аеруча яхшы күренә. Кыш буе җыелган тирес өемнәре, теләсә кая ташланган төзелеш чүпләре, узган елгы чүп үләннәр - болар барысы да авылдагы төп җитештерү объекты күренешен ямьсезләп кенә калмый, терлекчеләр хезмәтенең нәтиҗәлелегенә дә йогынты ясый.

-Бүген фермалар һәм җәйге лагерьлар территориясендә тәртип урнаштыру беркайчан булмаганча мөһим. Бу барыннан да бигрәк июльдә Казанда Бөтендөнья яшьләр Универсиадасы үткәрелү белән бәйле. Татарстанга самолетларда килүче кунакларга нинди күренеш ачылачак? Районның күп кенә терлекчелек объектлары территорияләренең самолет иллюминаторыннан уч төбендәге кебек күренәчәге сер түгел, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Шуңа күрә хәзердән үк районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына фермалар һәм җәйге лагерьлар территорияләрен төзекләндерү бурычы куела.

"Хәерби" ЧҖҖ авыл хуҗалыгы объектлары күренеше нинди булырга тиешлегенең мисалы булып тора. Анда җитештерү культурасы бер очрактан икенче очракка гына түгел, ә ел дәвамында даими саклана. Монда чүп үләннәрен үскән саен чабып торалар. Территориядә җитештерү калдыклары да җыелып ятмый. Мәсәлән, тирес органик ашлама сыйфатында үз вакытында кырларга чыгарыла. Мондагы фермада стеналарны агарту, коймаларны буяу ашату һәм саву процессы кебек үк мәҗбүри.

Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы җирләренең югарыдан ничек күренәчәге турында хуҗалыклар җитәкчеләре көздән үк кайгыртты. Аэропорт тирәсендәге 400 гектардан артык чәчүлеккә күпьеллык үләннәр чәчел-гән. Чәчүлекләрне язын үз вакытында караганлыктан яхшы үлән капламы тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство фермы Хусаинова