Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ЯКТАШЫБЫЗГА ТИҢНӘР БУЛМАДЫ

Имәнкискәдә яшәүче якташыбыз Кәүсәрия Гаянова өченче яшь төркеме кешеләре арасында беренче it республика олимпиадасында җиңү яулады.

Олимпиада барышында ул биремнәрне башкалардан яхшырак үтәде, төгәлрәге Интернет-ресурслардан файдаланып Җиңү көненә виртуаль открытка ясауда осталыгын күрсәтте, дустына Казан турында сөйләнгән хат язды, бер атнага чыгымнарны исәпләп таблица төзеде, шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталына үтенеч ясады һәм бу сайтта аның турында үз фикерен калдырды. Җиңүчегә ноутбук бүләк иттеләр. Финалда җиңү өчен 106 кеше көч сынашты. Сайлап алу турларында "Интернет-озын гомер", "Өченче яшь университеты" проектлары буенча, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар акчасына компьютер үзләштергән хезмәт ветераннары- республиканың 15 меңгә якын кешесе катнашкан. Республика олимпиадасында Кәүсәрия Гаянова белән район данын Габишевода яшәүче 67 яшьлек Лариса Варфоломеева да яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада победитель Гаянова