Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Матур чакка озак калмады

Быелгы язда Лаеш урамнарын һәм җәмәгать урыннарын 28 меңнән артык чәчәк бизәячәк. Бу узган ел утыртылганнан 7 мең чәчәккә күбрәк.

Шуңа туры китереп чәчәк түтәлләре мәйданы, клумбалар тыгызлыгы да артачак. Гадәттәге бәрхет гөлләр һәм петуньялардан тыш "Лаеш" МУП эшчеләре тагын 6-7 төрле чәчәк утыртырга әзер. Предприятие мастеры Владимир Гаврилов сүзләре буенча, шәһәребез урамнарын бизәргә сәләтле купшырак һәм экзотик чәчәкләргә якын арада өмет итеп булмый. Һәм эш финанслау җитмәүдә генә түгел. Безнең урамнарда язын лаләләр, җәен розалар чәчәк атып утырсын өчен бер теләк кенә аз. Чәчәк клумбаларыннан чәчәкләрне өзүче, чәчәк конструкцияләреннән чүлмәкләрне алучы кешеләр табыла. Шәһәр урамнарында йөрүче хайваннар да яшелләндерүгә киртә булып тора.

Шулай да иң матур вакытка озак калмады. Предприятие мартта ук виола, кохия, лилейник һәм декоратив кәбестә рассадасы үстерүгә заказ биргән. Чәчәкләрнең күп өлешен паркта һәм скверда, шулай ук Коммунальная урамында утырту планлаштырыла. Якын көннәрдә төзекләндерү буенча эшчеләр туфракны әзерләүгә керешергә, ә май башында чәчәкләр утырта башларга планлаштыралар. Китерүчеләрдән рассада чәчәккә бөреләнүнең соңгы стадиясендә килгәнлектән, чәчәк атуны озак көтәргә туры килмәячәк. Әлеге матурлыкны бергәләп сакларга тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево благоустройство цветники