Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ничек яшисең ветеран?

Гомере буе алгы сызыкта Сугыш кайтавазы үзен озак хәтерләтә. Бөек Җиңү көненнән 70 ел вакыт үтте, ә бу дәһшәтле, канкойгыч сугышлар аша үткәннәр әле дә кораллар атканны, ъьлак булган дусларының исән булып күз алдына килүләрен әле дә хәтерләрендә озак саклыйлар. Бүген бар дөнья телеэкраннарында Освенцим үлем лагереның 94 яшьлек бухгалтеры...

Гомере буе алгы сызыкта

Сугыш кайтавазы үзен озак хәтерләтә. Бөек Җиңү көненнән 70 ел вакыт үтте, ә бу дәһшәтле, канкойгыч сугышлар аша үткәннәр әле дә кораллар атканны, ъьлак булган дусларының исән булып күз алдына килүләрен әле дә хәтерләрендә озак саклыйлар. Бүген бар дөнья телеэкраннарында Освенцим үлем лагереның 94 яшьлек бухгалтеры хөкем ителүен күрсәтәләр. Ул ниләр хәтерли?! Аңа нинди генә җәза бирсәләр дә - ул бик аз.

Күптән түгел Урта Девятово авылында яшәүче фронтовичка, Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Федоровна Наумова белән булган очрашу моның капма каршысы. Аның искә алырлык хатирәләре күп. 1942 елның апрелендә Минзәләдән 52 кыз үз теләкләре белән студент эскәмиясеннән сугышка китә. Ә Полина (Прасковья Федоровнаны әле дә шулай дип йөртәләр) үзен армиягә алсыннар өчен бер яшь өсти. Ул ПВО гаскәрләрендә хезмәт итә, Мәскәүне саклый. Аның бурычы - дошман позициясен өйрәнү, сәгатьләр буе бинокольдән карап дошман орудиеләрен күзәтү. Радист та була. Алгы сызык белән элемтә тота. Бер вакыт элемтә өзелә. Дежур тору вакытында ялганыш була, Полина үз сәламәтлеге бәрабәренә контакларны тоташтырып элемтәне ялгый, ә үзен ток суга, өлешчә ишетү һәм күрү сәләтен югалта. Госпитальләрдә озак дәвалангач инвалид булып кала.

Сугыш беткәч ул үз һөнәре буенча эшен дәвам итә, ярты гасыр диярлек "Россия" совхозында баш зоотехник булып эшли.

-Монда да аның сугышчан характеры күренде,- дип сөйли Урта Девятово авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Ольга Чумарова,- өлкән яшьтәгеләр әле дә аның ирләрне ничек тотуын искә алалар.-Ул урындыкка менеп баса да команда бирә һәм аны барысы тыңлады да!

Авылда Прасковья Федоровнаны хәрби батырлыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул Жуков ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, күп медальләре бар. Аны алыштыргысыз, тәҗрибәле зоотехник-селекционер буларак хөрмәт итәләр. Прасковья Федоровна бер кыз үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар, алар әбиләренә еш киләләр. Аны авылдашлары ярата, хәлен белешә. 2015 елның февраленнән аның янына социаль хезмәткәр Надежда Артемьева йөри, 93 яшьлек хатынга өй эшләрен башкару кыен. Сугыш ветераны иң олы бүләкне Бөек Җиңү көнендә алган. Прасковья Федоровнаның квартирын тулысынча яңартканнар. Хәзер ул матур обойлар, яңа идән, түшәмнәр белән балкып торга.Ә ваннада душ бүлмәсе, су җылыту җайланмасы. Барысы ялтырап тора, чиста.

-Район башлыгы Михаил Павлович Афанасьевка,шулай ук Ольга Николаевна Чумаревага һәм мине кайгырткан бар кешегә рәхмәтемне белдерү өчен сүзәрем җитми,- дип сөйли Прасковья Федоровна,- безнең авылда сугыш ветераннары өчәү генә. Мин, Николай Нуждин, Александр Моисеев. Алар яңа квартирлар алдылар, хәзер минеке дә яңа кебек...-дип дәвам итә ветеран.

Совхозда Валерий Павлович Васильев белән бергә эшләүләрен сагынып искә ала, бертуган Демидовлар, авылдашларының даими игътибары, ярдәме аңа көч бирә.

...Безнең картларыбыз озак һәм бәхетле яшәсеннәр. Алар безнең өчен балаларыбыз һәм киләчәк буын өчен тыныч тормыш яуладылар. Зур рәхмәт сезгә!

Рәсемдә: Ефрейтер Федоровна утта да, хезмәттә дә гомере буе алгы сызыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево