Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Никольский җирлеге төзекләндерүгә зур игътибар бирә

Никольский һәм җирлек составындагы авылларда яшәүчеләр узган елдагы эшләр йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында тыңларга җыелдылар.

Кунаклар һәм авыл халкы мәдәният йортына җыелды, фойеда җирле товар җитештерүчеләр продуктларыннан, шулай ук оешмалар һәм осталарның иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган.

2018 ел йомгаклары турында авыл җирлеге башлыгы Эрнест Алеев чыгыш ясады. Отчет утырышта райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.

Никольский авыл җирлегенә җиде торак пункт керә: Никольский, Тарлаши, Сапуголи, Кунтечи, Пиголи, Беляково һәм Новая Поляна. Җирлек территориясенә 12 бакчачылык ширкәте урнашкан.

Соңгы елларда яңа торак массивлар барлыкка килде. Сапуголи янында Көнчыгыш Сапуголи (466 участок), Новоникольское (160 участок) һәм Добрый поселогы (70 участок).

2019 елның 1 гыйнварына җирлектә 1340 кеше яши, аның территориясендә ике чиркәү, мәктәп, балалар бакчасы, алты фельдшерлык-акушерлык пункты, сигез шәхси кибет, спорт залы, китапханәсе  булган мәдәният йорты, почта элемтәсе бүлеге эшли. Монда инновацион проектлар уңышлы кертелә, яңа сәнәгать мәйданчыклары ачыла һәм ачылганнары үсә. Яңа эш урыннары булдырыла. Крестьян, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшли. Сигез гектарлы “Никольское” сәнәгать мәйданчыгында 13 резидент эшли.Үзара салым акчалары бюджетка саллы өлеш керткән. Аның бер сумына республика тагын дүрт сум өстәгән. Соңгы өч елда җирлектә яңа зират юлына 760 м һәм Никольский урамнарына 1350 метрга вак таш җәелгән. Кунтечида су үткәрү өчен юл аркылы тимер торбалар салып 624 метр юлга таш җәйгәннәр, Тарлашида зиратны койма белән тотып алганнар.

Төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган. Мәктәпкә, Никольский мәдәният йорты спорт залына, “Аленушка” балалар бакчасына һәм күп квартирлы 4нче һәм 5енче йортларга капиталь, шулай ук Совхоз урамындагы 1-3 йортларга косметик ремонт ясалган.Шул ук урамдагы №1-5 йортлар түбәсенә кабельле телевидение антенналары урнаштырылган, парк төзекләндерелгән, яктыртылган һәм яңа такта койма тотылган.МКД территориясендә парк эчендәге юл һәм Никольскийда 720 метр юл асфальтланган. Җәяүлеләр өчен балалар бакчасы буйлап Новая урамына кадәр һәм “Караево” кибете каршына тротуар ясалган. Яңа “Русское подворье” музей йорты салынган, дүрт яңа бункер алганнар. Эшмәкәр Тарасов үз акчаларына мәктәп янындагы территориягә хоккей тартмасы урнаштырган һәм ике катлы йортлар янына балалар мәйданчыгы ясаган.

Сапуголида көнкүреш калдыклары өчен ике мәйданчык җиһазланган. Кунтечида да шундый ук мәйданчык бар. Новая Полянада су скважинасы борауланган. Тарлашида чиркәү һәм һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне үзгәртү эшләре бара.

“Волга” агрофирмасы директоры Илнур Шәйхразиев үсеш планнары белән таныштырды. Полициянең участок уполномоченные Петр Иванов җирлектәге оператив хәл һәм алдауларның яңа төрләре турында бәян итте.

Җирлек планнарында – Рытое күлен чистарту, әйлән-бәйлән аланын төзекләндерү, тузган канализация һәм суүткәргеч торбаларны яңаларына алыштыру,

 

чистарту корылмалары һәм җәяүлеләр йөри торган күперне капиталь ремонтлау, Никольскийда һәм Кунтечида урамнарны яктыртуны яңарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы