Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа ФАПлар рекордлы кыска срокларда төзелде

Узган атнада Олы Кабанда һәм Ташкирмәндә фельдшерлык-акушерлык пунктларының яңа модульле ике бинасы ачылды.

Ике авылда яшәүчеләр өчен дә ФАПлар ачылу - әһәмиятле вакыйга. Олы Кабанда ФАП ачылуда катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, бу быел эшли башлаган максатчан республика программасы ярдәмендә мөмкин булган. Әлеге программа кысаларында Габишево, Рождествено табиблык амбулаторияләрен капиталь ремонтлау якын араларда төгәлләнәчәк. Көндезге стационарда ун койка-урынга исәпләнгән Столбище табиблык амбулаториясе дә ел азагына кадәр өй туе үткәрәчәк. Киләсе елга Астраханка һәм Тангачида яңа ФАП биналары төзү, тагын бишесенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Олы Кабанда яшәүчеләрнең өй туе уңаеннан шатлыкларын уртаклашып, Михаил Павлович аларны чын күңелдән тәбрик итте һәм иң мөһиме - сәламәтлек теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм башка чыгыш ясаучылар да үз теләкләрен җиткерде. Георгий атакай халыкны кайгыртулары өчен хакимияткә авыл кешеләре исеменнән рәхмәт белдерде.

-Безнең җирлеккә яңа ФАП бинасы бик кирәк, - дип якташлары шатлыгын куәтли пункт мөдире Елена Дудолина. - Элекке, монда күчкәнче ФАП урнашкан бинага инде ярты гасырдан артык. Хәзерге вакытта без Олы һәм Кече Кабанда яшәүче 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез, аларның 232се - 18 яшькә кадәрге балалар, 282се - пенсионерлар. Ел башыннан туучылар саны арту күзәтелә. Тулы булмаган өч ел эчендә 56 бәләкәч дөньяга килде. Бүгенге көндә 18 йөкле хатын исәптә тора. Димәк, ФАПка мөрәҗәгать итүчеләр саны артачак.

Яңа бинаның гомуми мәйданы 63 кв.м., элеккесеннән ике тапкырга артык. Анда кирәкле барлык корылмалар да бар -процедура бүлмәсе, фельдшер-акушер кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, санузел. ФАП барлык кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар белән комплектланган. Модульле бина тавышны һәм җылылыкны үткәрми, янгынга каршы һәм сак сигнализациясе белән җиһазланган.

Ачылуда ассызыкланганча, бу объектларда эшләүче төзүчеләр куелган бурычны үтәгәннәр. Мәсәлән, Олы Кабандагы ФАПны куллануга тапшыру өчен төзүчеләргә бары 10 көн вакыт кирәк булган. Булачак бина урынына беренче казык 4 октябрьдә кагылган. Төзелеш башланганнан алып Олы Кабан һәм Ташкирмән ФАПларын ачу көненә кадәр ай ярымнан аз гына күбрәк вакыт узган. Социаль объектларны төзүнең мондый рекордлы срокларын авыл эшчәннәре хәтерләми. Һәм моның белән авылда төзелеш туктап калмас дип ышаналар. Мәсәлән, яшьләр күп булган Олы Кабанда көн тәртибендә клуб төзелеше тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПы новоселье событие