Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Мәгариф икътисади тотрыклылыкны билгели"

Педагогларның гадәттәге киңәшмәсендә белем бирү сыйфатын күтәрүгә бәйле мәсьәләләр, проблемалар тикшерелде. Белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәле технологияләрен кертүгә басым ясалды. Киңәшмәдә белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре, район башлыгы Михаил Афанасьев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, район предприятиеләре...

Педагогларның гадәттәге киңәшмәсендә белем бирү сыйфатын күтәрүгә бәйле мәсьәләләр, проблемалар тикшерелде. Белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәле технологияләрен кертүгә басым ясалды.

Киңәшмәдә белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре, район башлыгы Михаил Афанасьев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, район предприятиеләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2012-2015 елларда ТРда мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлеше - барлык баскычларда белем бирү сыйфатын күтәрү. Бу бик тә мөһим проблема. "Барыбыз да мәгарифнең күп яктан территориянең икътисади тотрыклылыгын, аның үсеш динамикасын билгеләвен аңлый, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев. - Кызганычка каршы, узган елда ДИА һәм БДИ тапшыру сыйфаты сизелерлек яхшырмады. Динамика бар, әмма аның темплары яхшырак та була алыр иде". Мәгариф - район җитәкчелеге эшчәнлегенең күз уңында. Киңәшмә трибунасыннан бу хакта күп тапкырлар яңгырады.

Мәктәпкәчә белем бирү: нәтиҗәләр бар

Районда 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Узган елда аларга 2012 ел белән чагыштырганда 145 бала күбрәк йөргән. Габишево балалар бакчасында капиталь ремонттан соң өстәмә төркем ачылган. Августта Рождествено һәм Комлы Ковалида ике балалар бакчасы төзү тәмамлана. Мәгариф бүлеге начальнигы Анатолий Новиков чыгышында билгеләп үтелгәнчә, бүген өч яшьтән олы балаларның барысы бакчага йөри. Әмма 2014 елның беренче гыйнварына Столбище авыл җирлегендә яңадан өч яшьтән олы балалар чираты барлыкка килә.

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү зур урын алып тора. Рус телле тәрбиячеләрнең барысы татар телен өйрәнү курсларын үткән һәм 2012 елның беренче сентябреннән барлык бакчаларда балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү тормышка ашырылган. Габишево балалар бакчасында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа методикалар актив кертелә. Педагоглар тел мохите булдыралар, балаларны рус һәм татар халкы мәдәнияте белән таныштыралар. Бу бакчада биллинг өйрәтү шул дәрәҗәгә куелган ки, алар "Иң яхшы биллинг балалар бакчасы" республика конкурсында җиңделәр һәм бер миллион сум күләмдә грант алучы 20 балалар бакчасы арасына керделәр. Нармонканың "Солнышко" һәм Столбищеның "Әкият" балалар бакчалары төрле республика конкурсларында җиңү яуладылар.

Күп эшләнгән, әмма җитәрлек түгел әле

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе игълан ителде. Акция барышында 105 мең сум акча җыелган, алар мәктәп балаларын укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар булдыруга тотылган. Хәерби (Нурислам Исхаков, Габделәхәт Абдуллин, Радик Вафин), Столбище (Сергей Пискунов, "Ферекс" ЧҖҖ, "Просто молоко" идарәче компания, "Лаеш сөт заводы") һәм Габишево урта мәктәпләренә (Радик Вәлиев, Адел Бадамшин һәм мәктәпне 2013 елда тәмамлаучылар) зур ярдәм күрсәтелгән.

Мәгариф системасына масштаблы финанс ярдәменнән соң җәмгыять аның сыйфаты күрсәткечләрен яхшыртуны да көтәргә хаклы. Мәсәлән, үткән елда ДИА йомгаклары буенча математикадан белемнәрнең гомуми сыйфаты 28,4 балл тәшкил иткән, ә 2013 елда - 87,08. Хәерби, Урта Девятово, Орел һәм башка мәктәпләр математика буенча әзерлек дәрәҗәсенең яхшы булуын күрсәт-теләр. Узган ел белән чагыштырганда математика буенча белем сыйфаты 58,6 ка үскән, ә өлгереш - 10,7% ка. Рус теле буенча да күрсәткечләр яхшырган.

БДИ буенча да уңай алга китеш бар. Математика буенча уртача балл 12,5%ка арткан, әмма мәктәпләрнең 60%ы республика дәрәҗәсенә ирешмәде. 80 нән артык балл җыйган укучылар 22 гә арткан. Узган елда 11 кеше аттестатсыз калган, ә быел - бер. Китерелгән саннардан күренгәнчә, яхшы якка үзгәрешләр бар. Бу педагоглар һәм мәгариф бүлегенең күп-кырлы эш нәтиҗәсе. Укытучыларны ресурс үзәкләр базасында укыту, фән укытучылары белән тьютерлар оештырылды, берничә мәртәбә сынау БДИ лары үткәрелде, "куркыныч төркем" балалары аерым контрольгә алынды һәм башкалар.

Күп эшләнгән, әмма белем бирү сыйфатын бәяләү республика рейтингында безнең район әлегә артта... "Җиң сызганып алга барырга кирәк, - дип педагогларга мөрәҗәгать итте Михаил Афанасьев. - Безгә хәлне тамырдан үзгәртү зарур".

Казанышлар

Татарстанда мәктәпне 14 тән ким булмаган бала тәмамлаган республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлеге төзелгән. Бу "алтын" исемлеккә Урта Девятово (директоры Анна Жесткова) һәм Пәрәү (директоры Рәшит Хафизов) мәктәпләре керде. Өйрәнүтәҗрибә участоклары республика конкурсында катнашкан Габишево мәктәбе 100 мең сум грант отты. Рәисә Шабат (Комлы Ковали) Бөтенроссия "Мастер-класс Туган тел-2013" конкурсының республика этабында татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Белем бирүдә традицияләр" номинациясендә җиңү яулады. "Безнең иң яхшы директор" кадрлар гранты Ирина Романовада. "Дәресләрдән соң мәктәп" техник профиль буенча республика грант проектында да бу мәктәп җиңде һәм техник җиһазлар сатып алуга 665 мең сум акча алды. "Безнең педагоглар заманча технологияләр файдалану нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешәләр, - дип исәпли Ирина Юрьевна. - Ә укучылар төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Быел мәктәпне тәмамлаучы 10 укучы төрле предметлар буенча БДИдан югары күрсәткечләргә иреште". Бу мәктәп педагоглары даими эзләнүдә, чит илләр тәҗрибәсе белән актив танышалар. Өч укытучы Сингапурда белем бирү системасы белән таныштыру курсларын үткән. Алар алган белемнәрен бар коллективка бирергә ниятлиләр. "Үз үзеңне камилләштерү өстендә даими эшләү, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, белем бирү технологияләрен җентекләп сайлау гына эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә", - директорның бу сүзләре белән килешми булмый.

Педагогларны яңа закон белән

таныштырдылар

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов үз чыгышының төп өлешен быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк "Мәгариф турында" яңа закондагы яңалыкларга багышлады.

Беренчедән, мәктәпкәчә белем бирү гомум белем бирү системасының беренче баскычы булачак. "Балалар бакчасы - балаларны саклый торган урын түгел. Монда балалар төрле яклап үсәргә тиеш", - дип министр урынбасары Татарстан президенты сүзләрен кабатлады.

Икенче, безнең өчен бик мөһим нигезләмә - белемне туган телдә алу хокукы - "Мәгариф турында"гы яңа законда сакланган. Бу нигезләмәне милли республикалар һәм иң беренче чиратта Татарстан республикасы яклап кала алды.

Тагын бер яңалык. Белем бирү учреждениесе төре буларак башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре юкка чыгарыла. Башлангыч белем бирү баскычы саклана, ә учреждение төре юкка чыга. 1 августтан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосында булган барлык һөнәри белем бирү учреждениеләре мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчә. Бу заказчы һәм башкаручы функцияләрен аеру максаты белән эшләнә. "Без моны үзен аклый торган адым дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте А.Поминов. - Мәгариф министрлыгының урыннарда мәгариф идарәсе органнары бар, аларга өстәмә авырлык төшәчәк. Хәзер район мәгариф бүлеге барлык белем бирү учреждениеләрен күзәтә, шул исәптән Лаеш техник-икътисад техникумын да.

Агымдагы уку елында мәгариф идарәсе органнары структурасы үзгәрә. Бу мәсьәлә инде президент белән килешенгән.

Үз чыгышында министр урынбасары шулай ук педагогик эшчәнлек нәтиҗәләренә тамырдан тәэсир ясарга мөмкинлек бирүче яңа белем бирү технологияләре куллану проблемасына да тукталды. Ул гомум белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре роле турында да сөйләде. "Һәркемгә билгеле тикшеренүләр нәтиҗәсе бар: нәтиҗәләрнең 20% ы гына эшкә тотылган акчадан тора. Калганы - кешеләрдән. Әгәр җитәкчеләр һәм аларның командасы эшләми икән, нәтиҗәсен дә көтәргә кирәкми", - дип ассызыклады Андрей Поминов.

Курс - югары нәтиҗәләргә

Рәсми өлештән соң районның югары нәти-җәләргә ирешкән иң яхшы педагогларын бүләкләү булды. Алар арасында Столбище урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хаҗиева да бар. Аңа "Россия Федерациясенең мактаулы гомум белем бирү хезмәткәре" исеме бирелде. 30 дан артык педагог һәм тәрбияче төрле дәрәҗәдәге бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

"Киләчәк класска укырга һәм укытырга кемнәр килүдән тора. Яхшы белгечләрдән башка бер генә проект та тормышка ашмаячак, ә районда алар аз түгел. Һәркемгә үз урынында югары нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Районның педагогик берләшмәсе республикада иң яхшысы булырга тиеш. Үз алдыбызга нәкъ шундый максат куярга һәм аны гамәлгә ашырырга тырышырга кирәк", - дип август киңәшмәсенә йомгак ясады М.Афанасьев. Ул педагогларны яңа уку елы белән котлады, аларга һәм аларның гаиләләренә уңышлар һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев