Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җирле үзидарә хезмәтен билгеләп үттеләр

21 апрельдә билгеләп үтелүче җирле үзидарә көне уңаеннан тантаналы чара үткән чәршәмбедә булды. Район мәдәният йортына бәйрәмгә чакырылган мактаулы кунаклар арасында авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, җирле үзидарә органнарда эшләгән ветераннар бар иде.

-Җирле үзидарә көне быел илебез тарихында беренче тапкыр билгеләп үтелә, - дип билгеләп үтте коллегаларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина. - Мондый көнне булдыру президентыбыз һәм хөкүмәтнең үзидарә органнары әһәмиятен югары бәяләве һәм икътисадның күп кенә тармакларындагы казанышларны һәм гражданнарның җитешлеге дәрәҗәсе күтәрелүне аның эшчәнлеге белән бәйләве турында сөйли. Безнең районда да җирле үзидарә хезмәтен тану өчен сәбәпләр бар. Күбесенчә аның нәтиҗәле эше аркасында узган ел алгарышлы социаль-икътисади үсеш чоры булды. ТР муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсешенең йомгаклау рейтингында Лаеш районы өченче урын алды - Әлмәт һәм Түбән Кама районнарыннан гына калышты.

Менә берничә сан. Узган ел районда тулаем территориаль продукт 8,4% ка артты һәм 10,5 миллиард сумнан күбрәк тәшкил итте. Үзебездә җитештерелгән товарларны озату күләме ел йомгаклары буенча 14,5 миллиард сум тәшкил итте, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2,7 миллиард сумнан артыграк. Узган ел 52 мең квадрат метрга якын торак төзелгән һәм куллануга тапшырылган, бу планның 110 % ын тәшкил итә. Без бер кешегә торак төзелеше темпы буенча республикада иң алдынгы урында торабыз. Быелдан, торак төзелеше үсешенә ярдәм итү фонды проектлары кысаларында, федераль җирләр үзләштерелә башлый. Туучылар саны арту факты да күп нәрсә турында сөйли. Узган елда ул 20 % ка күтәрелгән. Күп балалы 252 гаилә җир участоклары алган.

Уңай якка үзгәрешләрне билгеләп, И.Тимершина коллегаларына район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән һәм шәхсән үзеннән район халкы иминлеге өчен алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Бәйрәм концертында катнашучылар җыелганнарга күңелле минутлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК самоуправление календарь

2
X