Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш шәһәр статусында тугызынчы туган көнен билгеләп үтте

Шәһәр көне җомгага, мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче кешеләрнең яраткан көненә туры килде. Бу көнне һава торышы бәйрәм кәефенә ярдәм итмәде: яңгыр сибәли, җил, салкынча. Тантаналы өлеш башланганда көн аязды һәм Собор мәйданы шәһәр халкы белән тулды.

Кыңгырау чыңы бәйрәм башлануны хәбәр итте. Марш ритмнары уйнаучы барабанчылар төркеме кунакларны каршы алды. Тантаналы өлеш гадәттәгечә район башлыгы Михаил Афанасьев котлавыннан башланды. Ул лаешлыларны бәйрәм белән котлады, барысына да бәхет, уңышлар һәм иминлек теләде. "Лаеш шәһәр статусында күптән түгел әле. Әмма безнең яшь шәһәребезнең киләчәге зур. Монда федераль масштабтагы проектлар гамәлгә ашырыла. 2013 ел шәһәр өчен дә, тулаем район өчен дә уңышлы булды. Без барлык республика программаларында катнаштык, Казан һәм Әлмәт белән бергә Татарстанның актив үсүче шәһәрләр өчлегенә керәбез. Болар барысы да анда яшәүчеләр хезмә те нәтиҗәсендә мөмкин булды", - диде башлык.

Шәһәр туган көн - ул анда яшәүче бар кешенең туган көне. Шуның белән бергә - ул иң лаеклы кешеләрне хөрмәтләү көне дә. Михаил Афанасьев мактаулы гражданнарга бүләкләр тапшырып шәһәр үсешенә зур өлеш кертүләре өчен җылы рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук бәйрәмгә шушы көндә гаилә корырга карар кылган яшь парның туй кортежы да килде. Борзуниннарның яшь гаиләсен башлык котлады һәм бүләк тапшырды. Аннан соң бәй-рәм концерты программасы башланды, анда Казанның танылган артистлары һәм җирле башкаручылар катнашты.

Кайчандыр Лаеш эре металлургия һәм һөнәрчелек үзәге булган. Тик хәзер дә анда үз эшенең осталары бар. Денис Кривоносов җитәкчелегендә тимерчелек эше осталары бары ун көн эчендә эшләп өлгергән көймә Собор мәйданының бизәгенә әверелде.

...Шунысы күзгә чалынды, бу кичтә бәйрәмгә балалары белән килгән кешеләр шатрак һәм бәхетлерәк иде. Ә кечкенә шәһәр кешеләре өчен балалар мәйданчыгы оештырылган, алар анда рәхәтләнеп күңел ачтылар: туйганчы сикерделәр, йөгерделәр, уйнадылар, шауладылар...

Кайбер кунаклар фикере буенча, шулай да мондый бәйрәмнәргә интерактив җитеп бетми - тамашачылар белән турыдан-туры элемтә, аралашу юк диярлек. Кунаклар викторина һәм конкурсларга җәлеп ителсә, бу вакыйгага катнашы булу хисе туар иде.

Ә бәйрәмнең финалы төнге күкне төрле төскә күмгән искиткеч матур салют булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев