Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Парклар һәм скверлар елы

Лаеш районы "Парклар һәм скверлар елы" экологик программаны гамәлгә ашыруга актив кушылды. Район кешеләре өчен Лаешта, Комлы Ковали һәм башка торак пунктларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булган яңа яшел оазислар ачылу әһәмиятле вакыйга буклды. Лаешта яңартылган Җиңү паркы һәм Сугышчан дан музее, герой якташларга һәйкәлләр һәм хәрби техника...

Лаеш районы "Парклар һәм скверлар елы" экологик программаны гамәлгә ашыруга актив кушылды.

Район кешеләре өчен Лаешта, Комлы Ковали һәм башка торак пунктларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булган яңа яшел оазислар ачылу әһәмиятле вакыйга буклды.

Лаешта яңартылган Җиңү паркы һәм Сугышчан дан музее, герой якташларга һәйкәлләр һәм хәрби техника экспозициясе, Хәтер стенасы - болар барысы да кабатланмас архитектур-мемориаль ансамбль тудырды. Парк - лаешлыларның яраткан ял урыны. Лаешның Горький һәм Сәйдәшев урамнарындагы тагын ике парк да шәһәрдә популяр. Каипыдагы яңартылган яр буе мәдәни-күңел ачу чаралары һәм бәйрәмнәр үткәрү урыны буларак дан тота. Сокурыда язын данлыклы якташыбыз һәйкәле булган Державин паркы ачылачак. Районыбызның барлык торак пунктларында ял зоналары булдыру планнары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район благоустройство