Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсионерлар бер тапкыр түләнүче акчаны кайчан алыр

5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган компенсация акчасын пенсионерлар 2017 елның гыйнвары өчен пенсия белән бергә алачак. Түләү гаризасыз характерда булачак - Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза бирү кирәкми. Әлеге түләү Россия Пенсия фонды линиясе буенча пенсия алучы, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк. 2016 елда ПФР...

5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган компенсация акчасын пенсионерлар 2017 елның гыйнвары өчен пенсия белән бергә алачак.

Түләү гаризасыз характерда булачак - Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза бирү кирәкми.

Әлеге түләү Россия Пенсия фонды линиясе буенча пенсия алучы, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк. 2016 елда ПФР түли торган бар пенсия төрләре 4% ка индексацияләнде, шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнде. Бер тапкыр бирелүче түләү пенсионерларга бюджетның финанс мөмкинлекләре чикләнгән шартларда кулланучылар бәяләре артуны компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте шуңа туры килүче федераль закон әзерли. Ул көзге сессиядә РФ Федераль Җыенына кертеләчәк.

РФ Хөкүмәте 2017 елдан индексацияләүнең элекке тәртибенә кире кайтырга карар кылды, ягъни тулы күләмдә, иминият пенсияләрен узган ел өчен чынлыктагы инфляциядән чыгып һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр өчен пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсе үсү буенча.

Россия Пенсия фондының 2017-2019 елларга бюджетының төп характеристикалары проекты пенсияләрне база пенсия законнарына ярашлы төстә арттыруны күздә тота.

Шулай итеп, 2017 елның 1 февралендә үк эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2016 елда кулланучы бәяләре үсү индексыннан чыгып индексацияләнәчәк. Дәүләт пенсия белән тәэмин итүе буенча пенсияләрне индексацияләү, социаль пенсияләрне дә кертеп, 2017 елның 1 апреленнән 2016 ел өчен пенсионерларның яшәү минимумының үсү индексын исәпкә алып үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X