Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия фонды отчетларның яңа формасы турында

2016 елның 1 апреленнән ПФРга персоналаштырылган исәп буенча отчетларның яңа формасы кертелә*. Иминиятләүче ай саен (отчет чорыннан-айдан соң килүче айның 10 нчы көненнән дә соңга калмый) үзендә эшләүче һәр иминиятләнгән зат турында (гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затларны да кертеп: Россия Федерациясенең иминият взнослары турындагы законнарына ярашлы төстә, алар буенча иминият...

2016 елның 1 апреленнән ПФРга персоналаштырылган исәп буенча отчетларның яңа формасы кертелә*.

Иминиятләүче ай саен (отчет чорыннан-айдан соң килүче айның 10 нчы көненнән дә соңга калмый) үзендә эшләүче һәр иминиятләнгән зат турында (гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затларны да кертеп: Россия Федерациясенең иминият взнослары турындагы законнарына ярашлы төстә, алар буенча иминият взнослары исәпләнә) түбәндәге мәгълүматлар тапшыра: индивидуаль лицевой счетның иминият номеры; фамилия, исем, әтисенең исеме; салым түләүченең идентификация номеры.

Ял (бәйрәм) көннәрен исәпкә алып беренче отчетларны 2016 елның 10 маеннан соңга калмый тапшырырга кирәк.

МӨҺИМ! Игътибарыгызны юнәлтәбез: иминиятләүче билгеләнгән срокта мәгълүматлар бирми яки аларны тулы күләмдә тапшырмый (яки) һәм дөрес булмаган мәгълүмат бирә икән, мондый иминиятләүчегә карата һәр иминиятләнгән зат өчен 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла.

*2015 елның 29 декабреннән № 385-ФЗ "Россия Федерациясе закон актларының аерым өлешләрен туктатып тору, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм иминият пенсиясен, иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүләрне һәм социаль пенсияләрне арттыру үзенчәлекләре турында"гы федераль закон.

Пенсия фондының ТР Лаеш районы идарәсе.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР