Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия фондының Лаеш район идарәсе 2018 елга йомгак ясады

Россия Пенсия фонды Лаеш район идарәсе йомгак киңәшмәсе үзәк китапханә бинасында үтте.

Киңәшмәдә Лаеш райбашкарма комитеты эшләр башкаручысы Виктор Воробьев һәм ТР ПФР бүлеге персональ исәпне оештыру идарәсе начальнигы Ирина Семагина катнашты.

2018 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында районның пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина бәян итте.

Ирина Александровна билгеләп үткәнчә, узган елда 12 меңнән артык пенсионерга гомуми суммасы 1 миллиард 927 миллион сумлык пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр түләнгән. Барлык индексацияләрне искә алып һәм яңадан исәпләү нәтиҗәсендә Лаеш районында эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминлек пенсиясе күләме 13, 6 мең сум тәшкил иткән. Башланган елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе, билгеләнгән түләүне кертеп, 1 гыйнвардан 7,05%ка арткан.

2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән 2018 ел 3 октябрьдәге №350 “ Россия Федерациясендә пенсияләр билгеләү һәм түләүләр мәсьәләләре буенча кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль законына кагылган мәсьәләләр аерым каралды. Закон ирләр өчен пенсия яшен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 60 яшь чигендә билгеләде. Пенсиягә чыгу яше үзгәрү әкренләп үтәчәк: күчү чоры озын булыр дип тәгаенләнә, ул 2028 елгача дәвам итә. Ирина Алешина бу закон нечкәлекләрен аңлатты һәм реформа кагылмаган гражданнар төркемен атады.

Пенсия фонды эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш бар – ана (гаилә) капиталы дәүләт программасын тормышка ашыру. Лаеш районында программа эшли башлаганнан 2547 гаилә ана капиталына сертификат алган, шуларның 221е 2018 елда. 2019 елда ана капиталы 453, 026 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

ПФР системасын техник структур реформалау өченче ел дәвам итә. 2018 елда гражданнарны мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында теркәү буенча эш дәвам иткән. Пенсия фонды үз электрон сервисларын үстерү буенча актив эш алып бара. Ике федераль проект тормышка ашырыла: инвалидларның федераль реестры (ФРИ) һәм социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИССО).

Виктор Воробьев Лаеш районының 2018-2019 елларга социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Ирина Семагина ПФРның ТР органнарының 2018 ел эшенә йомгак һәм 2019 елга үсеш перспективалары турында доклад ясады.

 Киңәшмә хезмәткәрләргә һәм Пенсия фонды белән актив хезмәттәшлек итүчеләргә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы