Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Полицейскийлар кисәтте. Һәм бүләкләр тапшырдылар

Җәйнең өч аенда гына да районда балалар катнашында дүрт һәлакәт булган, аларда биш балигъ булмаган зыян күргән. Алар арасында ике скутер йөртүче, бер рейс автобусы пассажиры, шулай ук автомобиль салонында балалар креслосыннан башка булган ике бала бар. Узган ел бу вакыт эчендә өч юл-транспорт һәлакәте булган һәм аларда өч бала...

Акция барышында полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре белән очраша һәм аңлату эшләре алып бара, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә. Иң нәтиҗәле профилактика формаларының берсе - ЮХИДИ һәм ПДН вәкилләре рейдлары, алар вакытында балалар йөртүче автомобильләр полициянең нык игътибары астында була.

Үткән пәнҗешәмбедә иртән иртүк Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Газизуллин һәм ПДН төркеменең өлкән инспекторы Альбина Королева Столбищега юнәләләр. "Сентябрьдә монда инде өченче тапкыр киләбез, чөнки районның иң зур мәктәпләренең берсе анда урнашкан. Ә күп әти-әниләр балаларын бакчага да, мәктәпкә дә автомашиналарда китерәләр, - дип бу авылга рейд сәбәпләрен аңлата М.Газизуллин. - Беренче килгәндә ярты сәгать эчендә генә дә үз балалары сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куючы 15 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар ни өчендер юл хәрәкәте кагыйдәләренең балалар креслолары куллану турында таләпләренә игътибарсыз карыйлар..."

Машиналар бер - бер артлы Столбище мәктәбе һәм балалар бакчасына илтүче зур булмаган тыкрыкка борылалар. Кайбер машина йөртүчеләр ерактан ук ЮХИДИ машинасын күреп туктап калалар, салоннан балалар чыга һәм мәктәпкә җәяү атлыйлар. "Балалар иминлек каешы белән эләктерелмәгән иде", - ди М.Газизуллин. Әмма полицейскийлар әлеге сабыйларны туктаттылар һәм бүләкләр - юл хәрәкәте кагыйдәләре турында төсле картинкалы брошюралар һәм календарьлар бирделәр. "Бездә "Игътибар: балалар!" акциясе бара, - дип аңлата алар югалып калган мәктәп укучыларына. - Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.Ә монысы сиңа истәлеккә". Мондый бүләкне бу көнне полицейскийлар белән очрашкан барлык 46 бала да алды. Рейд әти-әниләрнең балалары иминлегенә шактый зур игътибар бирә башлавын күрсәтте: балаларның автомобиль салонында креслосыз йөртелүнең берничә очрагы гына ачыкланды. Моннан тыш, кайбер ата-аналар иминлек каешлары каралмаган салонда да үзләре шуңа охшаш җайланмалар ясарга тырышканнар.

Полиция хезмәткәрләре игътибарын юлдан ике көпчәкле транспортта килүче яшь велосипедчы җәлеп итте. Гәрчә ул әнисе озатуында булса да кагыйдә бозу аерым ачык иде: велосипедта машина юлыннан йөрү 14 яшьтән соң гына рөхсәт ителә. Әни белән улны кисәттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Беренче тапкыр сентябрь көннәрендә мәктәпләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм ЭЭМ бүлекләре хезмәткәрләренең аерым игътибар урыны булып тора. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге алдында укучыларның янгын вакытындагы гамәлләрен эшләү бурычы торса, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау темасына әңгәмәләр алып баралар. "Үсмерләр лекцияләрне башта битараф кына тыңлыйлар, ә аннан соң яшь хокук бозучыларга карата шактый җитди җәза чаралары кулланылырга мөмкин икәнлекне белеп гаҗәпләнәләр, - дип мәктәп укучылары белән очрашу тәэсирләре белән уртаклаша ПДН инспекторы А.Королева. - Мисал итеп 13 яшьлек лаешлының ачы тәҗрибәсен китерергә мөмкин. Ул урлашу өчен суд карары белән август ахырында биш көнгә вакытлыча изоляция үзәгенә җибәрелде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция столбище дети