Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Үз агачыңны утырт”

Районыбызда утыртылган урман мәйданы бер көн эчендә генә дә 2 мең агачка артты. ТР министрлар кабинеты күрсәтмәсенә ярашлы төстә республикада ел саен үткәрелә торган гадәттәге "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясендә районның 11 авыл җирлеге һәм 9 мәктәп катнашты.

"Лаеш урманчылыгы" ДКУ коллективы да акциягә үз өлешен кертте. Узган атна азагында алар "Радуга" балалар бакчасында истәлеккә 90 үсенте утырттылар. Шул ук вакытта урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культураларының гадәти җыелмасы белән генә чикләнмәде. Утырту материалын әзерләгәндә урман үстерүчеләр беренче чиратта бәләкәч-ләрнең сәламәтлеге һәм аларның интеллектуаль үсеше турында кайгырттылар. Агачлар җайлашып үсеп киткәч бәләкәчләр табигать белеменнән беренче дәресләрен монда, саф һавада үткәрәчәкләр. Алар өчен урманчылык хезмәткәрләре 10 төрле агач һәм куаклар утырттылар, шул исәптән - каен, нарат, миләш, балан һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция лесничество посадка