Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта су белән тәэмин итүне яхшыртырга ниятлиләр

Сишәмбе көнне Лаеш шәһәре башкарма комитетының отчет сессиясе булды, аның барышында депутатлар узган елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм якын киләчәккә планнар билгеләделәр.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов чыгышында әйтелгән мәгълүматлар буенча хөкем итсәк, 2012 ел шәһәр җирлеген төзекләндерү планында гына уңай булмаган. Узган елда демографик хәл сизелерлек яхшырган: алдагы ел белән чагыштырганда туучылар саны өчтән бергә арткан һәм үлүчеләр саны кимү күзәтелгән. Бу күрсәткечләр лаешлылар тормыш дәрәҗәсен яхшы раслый.

Депутатларның шәһәр статусын күтәрү теләген район башлыгы Михаил Афанасьев һәрчак яклады һәм республика һәм район бюджетларыннан финанслар белән ныгытты. 2012 елда Лаеш буенча чыгымнар өлеше 27 миллион сумнан артык тәшкил иткән, шуларның 17,8 миллион сумы халыктан һәм предприятиеләрдән салым рәвешендә җыелган. Моннан тыш шәһәрне төзекләндерүгә 25 миллион сумы һәм элекке 113 нче ПУ базасында "Технопарк"ны үстерүгә 15 миллионы ТР президенты тарафыннан бүленгән. Әлбәттә, хәтта бу акчалар да барлык проблемаларны хәл итә алмый. Шулай да үткән елда Лаешта булган үзгәрешләр күзгә ташлана - 100 дән артык яктырткыч куелган, электрүткәргеч линияләр капиталь ремонтланган, юллар, тротуарлар, күпер-ләргә агымдагы ремонт ясалган. Узган елда Яр буе урамы, Җиңү паркы, Державино мәйданы һәм сәүдә үзәге яхшы темплар белән төзекләндерелде. Урамнарны яшелләндерүгә зур игътибар бирелде. Сезон дәвамында барлыгы 22 меңнән артык чәчәк, 150 агач һәм 2000 куак утыртылган, Космонавтлар урамы буйлап 800 квадрат метрдан артык төргәкле газон җәелгән.

Лаешлыларның 83 проценты хезмәт күрсәтүче оешма белән каты көнкүреш калдыклары чыгаруга килешү төзегәннәр. Узган ел өстәмә 3 контейнер мәйданчыгы төзелгән. 15 мең куб.метрга якын каты һәм 4,5 мең куб.метр тирәсе сыек көнкүреш калдыклары түгелгән.

2012 елда күп квартирлы ике торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу 63 квартир дигән сүз. Шәхси төзүчеләр 20 йорт салганнар. Эшмәкәрләр элекке тегү фабрикасы, райпо, универсам һәм универмаг биналарын реконструкцияләгән. Үзәк район хастаханәсендә һәм район мәдәният йортында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган.

Бу елда да эшләр тыгыз булырга охшаган. Беренче чираттагы мәсьәләләр - тагын бер күпквартирлы йорт, яңа мунча (искесенә узган ел ремонт ясалды) төзелеше, элекке һөнәр училищесы тулай торагын арендага бирелүче торак итеп ремонтлау, Иске Пристаньда аптека киоскы ачу, өч яңа балалар мәйданчыгы төзекләндерү. Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү иске челтәрнең 600 метрын алыштырудан, ике суэтем башня павильоннарын ремонтлаудан башланачак, шулай ук канализация люклары алыштырылачак, коеларга бикле капкачлар куелачак. Электр тапшыру линияләрен реконструкцияләү буенча да эшләр дәвам ителәчәк, Лаешта да, Иске Пристаньда да урамнарга яктырткычлар куелачак, юлларга вак таш җәеләчәк.

Сессия барышында депутатлар хезмәт базары торышын, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешен анализладылар. Йомгаклау өлешендә алар лаешлыларга аңлаулары һәм яклаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево отчет сессия