Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Православие динен тотучылар Кач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр

Христиннарның олы бәйрәмнәренең берсендә гыйбадәтханәгә йөзләрчә кеше килде. Ә догалар укыгач иң кыюлар бәкегә чумды.

Быел Кач мануда көннәр җылы булды. Әмма көньяк җиле һәм кар мәхәллә халкын куркытмады. Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәве шыгрым тулы иде.

Литургиядән соң православие динендәгеләр иконалар һәм хоругвилар тотып чиркәүдән Камага кадәр тәреле йөреш белән үттеләр. Ярдан йөз метр эчтә бәке ясалган. Коену урынында һәр минутта ярдәмгә килергә әзер коткаручылар һәм медиклар дежур тордылар.

-Бу урында бозның калынлыгы 30 сантиметр чамасы, - дип әйтеп китте Россия МЧСы ТР участок ГИМСы Лаеш бүлеге инспекторы Роман Демьянов. – Районда Ташкирмәндә, Шуран, Тарлашида су коену урыннары ачылды. – Һава торышына бәйле төстә өстәмә иминлек чаралары күрелде. Бәке тирәсе тотып алынды, кешеләрне чират буенча 15-20ләп кенә керттек.

Су изгеләндерүгә төрле яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар, балалар килде. Аларның күбесе чиркәүдәге догаларны калдырмый һәм ел саен Кач мануда су коеналар. Сергий атакай су изгеләндерү йоласын үтәде.

-Туганнар, бу көнне Аллаһ безгә бик тә мәрхәмәтле, бар явызлыклар безне читләтеп үтәр, - дип мөрәҗәгать итте Сергий атакай дин тотучыларга. – Аллаһ кануннарын тотыгыз һәм изгелекләр кылыгыз. Шул чакта сезнең бар эшегез уңай булыр.

Догалар укылгач христианнар бәкегә килделәр. Кемнәрдер бит-кулларын юды, кемнәрдер савытларына су алды. Ә иң кыюлар суга чумып чыгарга булдылар. Ирләр һәм хатын-кызлар өч тапкыр бозлы суга чумдылар. Салкынга карамастан ярга шатланып чыктылар. Лаешта яшәүче Николай Скворцов тормышында беренче мәртәбә салкын суга керде. Газета укучыларга ул үз хис-тойгыларын җиткерде.

-Озак уйлап тормадым, Кач мануда су коенырга хәл иттем. Бу халәтне сүзләр белән аңлатып булмый. Яңадан туган хәтле булдым.

Кач ману суы – Православие чиркәвенең бер олы изге әйбере. Ул үзенең дәвалау үзлекләрен озак саклый дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев