Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Беренче премияне Геннадий Рожковка тапшырдылар

Светлана Левандовская-Фомина исемендәге беренче әдәби премиягә лаешлыларга үзенең шигырьләре белән билгеле булган Геннадий Рожков лаек булды.

Хөрмәтләү үткән чәршәмбе көнне аның дуслары һәм иҗатын яратучылар җыелган район мәдәният йортында булды. Премия тапшыруга багышланган әдәби кичәнең беренче рәисе С.Левандовская-Фомина булган "Орфей" шигъри берләшмәсе оешуның 11 еллыгы белән туры килүе очраклы түгел. Ул тормыштан узган елның маенда китте һәм берләшмәдә катнашучыларны әлеге искиткеч кешенең исемен ничек мәңгеләштерергә дигән уй ташламады. С.Левандовская-Фомина исемендәге премиягә "Орфей" үзешчән шагыйрьләре өчен ел саен үткәрелә торган гадәттәге конкурсны игълан итәргә карар кылдылар. Әлеге тәкъдимне матди яктан яклаган кешеләр аз булмый. Һәм менә җиңүче исеме аталды.

Геннадий Рожков иҗаты күп кенә лаешлыларга яхшы таныш. Аның шигырьләре газетабызда да күп тапкырлар басылды. Күптән түгел автор чираттагы "Времена и годы" җыентыгын тәкъдир итте. Г.Рожков беренче шигырьләрен студент чакта ук яза. Ә аның беренче "Признание" шигырьләр җыентыгы 2003 елда, аның 70 яшьлегенә басыла. Ул үз шигырьләрен яраткан кешеләренә, дусларына, туган Лаешына багышлый. Соңгы елларда унга якын шигырен ул үзенең иҗат буенча коллегасы Светлана Левандовская-Фоминага багышлады. Кичәдә алар автор башкаруында яңгырады һәм тыңлаучыларның кайнар алкышлары белән каршы алынды.

Орфейчылар, югалту хисен яшермичә, Светлана Эдуардовнаның башка шигырьләрен дә укыды. Аның тавышы бу залда күп тапкырлар яңгырады. Концертларда, бәйрәм чараларында ул һәрчак игътибар үзәгендә була иде. "Мондый кешене оныту мөмкин түгел, - дип сөйли шигъри кичәне оештыручы Зөһрә Лезина. - Светлана Эдуардовна бай мирас калдырды. Орфейчылар аның шигырь җыентыкларын, фотоальбомнарын, картиналарын, видеоязмаларын саклыйлар".

Конкурста җиңүчегә беренче премияне район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Наталья Гурлихина тапшырды. Г.Рожковны премия алуы белән котлаучылар арасында район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм башкалар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рожков премия чествование