Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Полицейскийлар котлаулар кабул итте

Котлаулар, бүләкләүләр, концерт - узган җомгада мәдәният йортында булган РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышның программасы шундый иде.

Район башлыгы Михаил Афанасьев тантанага килгән, постта булган хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Бу республикабыз иминлеге һәм бердәмлеге сагында торган көчле һәм җаваплы кешеләр бәйрәме. Бүген без көндәлек хезмәте белән полициядә хезмәткә тугры булуларын раслаган һәм аның абруен ныгытучыларны хөрмәтлибез. Сезнең алда җаваплы бурычлар күп, шул исәптән, гражданнарның хокукларын нәтиҗәлерәк саклау, аларның милекләрен саклау, ришвәтчелеккә каршы кискен көрәш, юлларда иминлек тәэмин итү. Хокук бозуларны профилактикалау яңача якын килүне һәм аерым игътибар таләп итә".

Хәзерге вакытта Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге республикада эреләрнең берсе. Аның хокук сагында 132 хезмәткәр торган ике бүлеге бар. Алар арасында - 33 хатын-кыз.

"Безгә бәла килгәч мөрәҗәгать итәләр. Без кешеләр өчен эшлибез", - дип исәпли Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлек начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов. Ул бүлекнең барлык хезмәтләре адресына яхшы сүзләр юллады, ирләре полициядә хезмәт иткән хатыннарның ролен билгеләп үтте. Бүлек начальнигы ярдәм итүләре, кайгыртулары өчен башлык Михаил Афанасьевка, федераль судья Фирдәвис Фазлыевка, прокурор Владимир Циомага рәхмәт белдерде.

Бу көнне эчке эшләр органнары адресына җылы сүзләр күп әйтелде, бүлекнең 30дан артык хезмәткәре бүләкләнде. Сәхнәгә медальләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары алырга чыккан тәртип саклаучылар авызыннан: "Россиягә хезмәт итәм!" сүзләре шактый яңгырады. ТР ЭЭМ министры боерыгы белән районның ведомстводан тыш сак бүлеге тоткарлау бүлеге полицейский-машина йөртүчесе Игорь Титов рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүлек хезмәткәрләре Марина Карпова, Владимир Герасимов, Александр Мурнов, Илдус Абдрахманов, Василий Епанешниковка беренче дәрәҗә "Хезмәттә аеруча тырышлык өчен" медале тапшырылды. ЛРР өлкән инспекторы Алексей Басов һәм тыл тәэмин итүе белгече Александр Чердаков беренче офицер "кече лейтенант" званиесе алды. Полициянең ирекле ярдәмчеләре - ДНД әгъзалары да, бүлек тормышында актив катнашкан ветераннар да онытылмады. Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен бер минут тын калып искә алдылар.

Районның иң яхшы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары концерты тантаналы кичәгә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК торжество полиция

2
X